Шәмәрдәндә яшәүче Сәлия Хәмитҗанова 96 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте
Олуг юбилее уңаеннан Сәлия Нәҗметдин кызын Саба районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләде. Алар юбилярга ихлас котлау сүзләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләделәр.