Юлларны гомер-гомергә тормыш артериясе дип атыйлар. Алар теләсә кайсы территориянең үсеше һәм халыкның уңайлы яшәве өчен мөһим роль уйный.
709 чакрым юл — безнең җаваплылыкта
Безнең районда төбәк автомобиль юллары челтәрен төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм карап тоту буенча махсуслашкан предприятие — «Татавтодор» акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы эш алып бара. Барысы 709 километр озынлыктагы гомуми файдаланудагы төбәк әһәмиятендәге юлларга хезмәт күрсәтә. Коллектив үз һөнәренең остасы булган 217 кешене берләштерә.
Быелгы бурычлар аеруча зур
Агымдагы елда филиал алдына зурлыгы һәм катлаулылыгы ягыннан республиканың юл эшләре программасын үзләштерү буенча моңарчы күрелмәгән бурычлар куелды. Республиканың өч муниципаль берәмлегендә — Саба, Кукмара һәм Мамадыш районнарында 2,549 миллиард сум күләмендә капиталь салуларны үзләштерү планы җиткерелде. Шул исәптән автомобиль юлларын төзүгә һәм ремонтлауга — 2,2 миллиард, норматив хәлдә тотуга 349,5 миллион сум бүленде. Планлы рәвештә 10 типтагы 73 700 тонна асфальт-бетон катнашмалары тоту каралды.
Хәзерге көнгә куелган бурычлар 88 процентка үтәлде. Асфальт-бетон катнашмасы 69 540 тонна чыгарылды. Объектларда төзелеш һәм ремонт эшләре төгәлләнеп килә, аларны файдалануга тапшыру чаралары күрелә.
Төзек юллар — башкарылган эшнең нәтиҗәсе
Аерым алганда, район хастаханәсенең кан тамырлары үзәгенә керү өчен гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юллары реконструкцияләнде. Аргамак картодромына яңадан асфальт салынды. Сатыш — Олы Кибәче, Килдебәк — Иске Икшермә, Байлар Сабасы — Тимершык — Югары Симет — Алан автомобиль юллары капиталь ремонтланды. Төзекләндерелгән участокларның гомуми озынлыгы 11,9 километрга җитте.
Уңышның нигезе — үз эшенә тугры кешеләр
Предприятиенең заманча юл-төзелеш техникасы белән җиһазландырылуы, проектларда җитештерүнең прогрессив технологияләрен, югары сыйфатлы материаллар куллану, кадрларны укыту, һичшиксез, уңыш нигезе. Шулай да хезмәттә төп рольне юл төзүчеләр — вакыт һәм авырлыклар белән исәпләшмәгән, үз эшенә бирелгән кешеләр уйный. Алар язмышка зарланмыйлар, һәрвакыт беренче булырга омтылалар.
Эшләр башкаручы Илнур Сабуров, төзелеш һәм монтаж эшләре остасы, асфальт-бетон катнашмасын җәю бригадасы җитәкчесе Инсаф Хәсәнов, төзелеш һәм монтаж эшләре осталары Нияз Гәрәев, Илфат Фатыйхов, Сергей Чикулаев, инженер-геодезист Айдар Хафизов, җитештерү-техник бүлеге инженеры Ильгиз Хәйриев, машина йөртүчеләр Альберт Билалов, Фәнил Мансуров, Илназ Закаров, Илшат Шәмсетдинов, Рафаэль Хәйруллин, Ленар Мөбарәкҗанов, Райнур Газизуллин, Шәйхулла Шәрифуллин, бульдозер машинистлары Фәнис Мирасов, Хәлим Ганиев, йөк төягеч йөртүчеләр Фәнис Гыйльметдинов, Рөстәм Латыйпов, юл фрезасы машинисты Михаил Домолазов, автогрейдерчы Ренат Мансуров шундыйлардан.
Алда — кышкы сынаулар һәм яңа бурычлар
Хәзерге вакытта, объектлардагы эшләр белән беррәттән, юлларда имин һәм өзлексез транспорт хәрәкәтен тәэмин итү максатларында кышкы чорга актив әзерлек алып барыла.
Алгарышны туктатып булмый, трассаларда автомобильләр саны алга таба да үсәчәк. Димәк, якын киләчәктә юл төзүчеләрнең эшләре тагын да күбрәк булачак. "Татавтодор«ның Саба филиалы коллективы масштаблы бурычларны хәл итәргә һәрвакыт әзер.
Һәр яңа чакрым горурлык хисе китерсен!
Һөнәри бәйрәмебезне куанычлы хезмәт нәтиҗәләре, күләмле эшләр белән каршылыйбыз. Коллективка нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел күтәренкелеге һәм ышанычлы гаилә тылы телим. Техника беркайчан да сынатмасын, һава торышы һәрвакыт яхшы булсын. Һәр яңа чакрым сезгә бик яхшы башкарылган эшегез белән горурлык хисе китерсен. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, бәхет телим. Сез салган юллар район халкына иминлек кенә китерсен!
Марат Гарипов,
«Татавтодор» ачык акционерлык җәмгыятенең Саба филиалы директоры
Нет комментариев