Татарстан журналисты Илдус Шаһиев вафат булган
Яңалыклар

Татарстан журналисты Илдус Шаһиев вафат булган

«Татмедиа» АҖ филиалы – «Минзәлә-информ» редакциясе җитәкчесе Илдус Шаһиев вафат булган. Аңа 65 яшь иде. Бу хакта медиахолдингның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Медиакомпаниядә билгеләп үтүләренчә, акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге һәм коллективы бу хәбәрне тирән кайгы белән кабул итте. Шаһиев күп еллар журналист булып эшләде, күп кенә хезмәттәшләре өчен фидакарь хезмәт итү үрнәге булды. Ул үзен яхшы җитәкче һәм актив җәмәгать эшлеклесе буларак күрсәтте, һәрвакыт үз эше һәм редакциясе үсеше белән мавыкты, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә сизелерлек өлеш кертте.

«Илдус Шаһиевның вафаты - «Татмедиа» коллективы өчен зур югалту. Без талантлы лидерыбызны, акыллы остазыбызны һәм ихлас кешебезне югалттык», - дип ассызыкладылар медиахолдингта һәм Илдус Шаһиевның гаиләсенең, якыннарының, дусларының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклаштылар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-zurnalisty-ildus-sahiev-vafat-buldy-5930775


Нет комментариев