Ярышлар 2015 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында үткәрелде
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр пьедесталына Казан спортчылары күтәрелде. Беренчелекне кызлар һәм малайлар арасында Ибятова Айлин, Абдрахманов Адель, икенче урынны — Хөснетдинова Линара, Чернов Клим, өченче урынны — Курзенева Александра һәм Харитонова Валерия, Әюпов Кәрим һәм Никифоров Виктор яулады.
Саба спортчылары призлы урыннардан бер адымга гына артта калдылар, кызлар арасында: Ханова Мәликә — 5 нче, малайлар арасында: Исламов Данияр — 5нче, Нурахметов Нурсил — 7 нче нәтиҗәне күрсәттеләр. Спортчыларыбызга бирешмәскә, тырышып шөгыльләнүләрен дәвам итәргә һәм үз максатларына ирешүләрен телибез.
Нет комментариев