Бүләк Казан „Агросәнәгать паркы“ мәйданчыгында сезонлы ярминкәләрне әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашкан өчен тапшырылды.
«Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Узган шимбәдә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркындагы ярминкәдә «Игенче» җәмгыяте үзенең ышанычлы абруен кабат раслады: җәмгыять көзге-язгы ярминкәләрдә беренче ел гына катнашмый һәм кунакларны хуш исле чәй һәм мичтә күпереп пешкән кайнар коймак белән сөендерә.
Нет комментариев