Саба районында 2026 елның 3 кварталына терлекчелек эшенә һәм үсемчелеккә йомгак ясадылар
Район яңалыклары

Саба районында 2026 елның 3 кварталына терлекчелек эшенә һәм үсемчелеккә йомгак ясадылар

Семинар-киңәшмә

19 октябрьдә КФХ «Мөхәммәтшин З. З.» крестьян-фермер хуҗалыгы базасында район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2026 елның 3 кварталында терлекчелек эшенә һәм үсемчелеккә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм ветеринария хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинар барышында катнашучылар 200 башка исәпләнгән яңа сыер торагы белән таныштылар һәм модульле киптерү комплексын карадылар.


Нет комментариев