Райондашыбыз Айнур Габделхаковка - мактаулы исем
Район яңалыклары

Райондашыбыз Айнур Габделхаковка - мактаулы исем

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Районыбызның мәдәни казанышлары сәхифәсенә тагын бер күңелле яңалык өстәлде: сәләтле егетебез, гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге премиясе лауреаты Айнур Газинур улы Габделхаков Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Айнур Газинур улын әлеге зур дәрәҗәгә ирешүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә иҗат дәрте сүнмәсен-сүрелмәсен, мәдәният-сәнгать өлкәсендә тагын да зур уңышларга ирешүен, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!


Нет комментариев