ТНВ телеканалында «Әлифба» татар дәреслеге тарихы турында фильм күрсәтәчәкләр
Яңалыклар

ТНВ телеканалында «Әлифба» татар дәреслеге тарихы турында фильм күрсәтәчәкләр

Анонс

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Әлифба» дәреслеге турында фильм әзерләде. 60 елга якын бу китап бөтен дөньядагы ватандашларга туган телләрен өйрәнергә ярдәм итте.

Фильмда дәреслекнең барлыкка килү тарихы һәм аның авторлары – сугыш һәм лагерьларны кичерергә туры килгән педагоглар Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова турындасүз бара. Фильм 24 октябрьдә 19:00 сәгатьтә ТНВ телеканалында күрсәтеләчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tnv-telekanalynda-alifba-tatar-dareslege-tarixy-turynda-film-kursatacaklar-5930838


Нет комментариев