Саба үзәк китапханәсендә әлеге «Авыллар җырлый» китабын тәкъдир итү чарасы узды
20 октябрь көнне җылы, ихлас һәм онытылмаслык әдәби-музыкаль кичә узды. Биредә Рәйсә Имамиеваның «Авыллар җырлый» китабын тәкъдир итү чарасы үткәрелде. Кичә җыр-моңга, матур чыгышларга һәм күңелләргә үтеп керерлек мизгелләргә бай булды. Сәхнә түрендә «Нәүрүз» һәм «Гөлбакча» ансамбльләре чыгыш ясап, тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Шулай ук кичәне моңлы тавышлары белән Мөдәрис Якупов, Зөлфия Зиннурова һәм Роза Хисмәтова ямьләндерделәр.
«Мишә дулкыннары» берләшмәсе активистлары һәм Хәниф Тимербаев Рәйсә Имамиевага ихлас котлауларын, җылы теләкләрен җиткерделәр. Кичәнең аеруча кызыклы мизгелләренең берсе Рәйсә Имамиева һәм Фәрит Әбүбәкеровның китапның язылу тарихы белән уртаклашуы булды.
Кичә ахырында китапханә директоры Ләйсән Билалова әлеге матур чарада катнашкан һәркемгә олы рәхмәтен белдерде. Җыр белән үрелеп барган, ихлас сүзләргә һәм якты хисләргә бай әдәби-музыкаль кичә һәркемнең күңелендә матур хатирәләр калдырды.
Нет комментариев