Тимершык укучылары Арча педагогия көллиятендә булдылар
Район яңалыклары

Тимершык укучылары Арча педагогия көллиятендә булдылар

Укучылар һөнәрләр белән таныша

  Тимершык урта мәктәбенең 7 А һәм 7 Б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Н. Ракова, О. Раупова җитәкчелегендә Арча педагогия көллиятендә экскурсиядә булдылар. Балалар алдында көллият директоры Гарипова Гөлнара Фидаил кызы чыгыш ясады, ул уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды.

Укучылар «Әлифба» музеенда булдылар. Бүгенге көндә музейның 1661 экспонаттан торган бай фонды бар, укучылар дөнья халыклары язуының борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр барлыкка килүе һәм үсеше турында күп мәгълүмат алдылар. Музей җитәкчесе Дамир Гыйлемшәех улы укучыларны музей, «Әлифба» китабы авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовның тормыш юлы һәм хезмәтләре белән таныштырды. Укучылар кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.


Нет комментариев