Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре зур команд-штаб өйрәнүләрендә катнаштылар
Район яңалыклары

Саба районы ветеринария берләшмәсе белгечләре зур команд-штаб өйрәнүләрендә катнаштылар

Төбәкара күләмдә уздырылган өйрәнүләр Теләче муниципаль районында узды.

Өйрәнүләрнең төп максаты — хайваннар арасында аеруча куркыныч йогышлы авыру килеп чыккан очракта, аның таралуын тиз арада чикләү һәм авыру очагын бетерү буенча оператив чараларны гамәлдә ныгыту.  Мондый өйрәнүләр ветеринария хезмәтләре арасында үзара хезмәттәшлекне ныгытырга, белгечләрнең һөнәри осталыгын арттырырга һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлек дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә.

 


Нет комментариев