Саба туган якны өйрәнү музее каршында оешкан клубның беренче утырышы узды
Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба гимназиясенең 5нче сыйныф укучылары катнашында «Яшь тарихчылар» клуб берләшмәсенең беренче утырышы узды. Әлеге истәлекле көндә укучылар тантаналы рәвештә клуб сафларына кабул ителделәр һәм үзләренең галстукларын алдылар.
Очрашу барышында яшь тарихчылар Саба районыбызның бай тарихы, мәдәнияте һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. Балалар өчен бу көн яңа белемнәр, кызыклы мәгълүматлар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте! Алда яшь тарихчыларыбызны туган якның үткәненә мавыктыргыч сәяхәт, кызыклы ачышлар һәм тарихи мирасыбыз белән якыннан танышу көтә!
Нет комментариев