Килдебәк укучылары махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен хәйрия ярминкәсе үткәрде
Район яңалыклары

Килдебәк укучылары махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен хәйрия ярминкәсе үткәрде

Бу матур традиция мәктәптә өченче ел рәттән дәвам итә

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итү максатыннан, Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Сатуга балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен, әти-әниләре белән берлектә пешергән ризыкларны, укытучылар әзерләгән әйберләрен тәкъдим иттеләр.

«Бердәмлек булганда гына барына да ирешергә, җиңү яуларга була», — дип саный мәктәп укучылары.

Хәйрия чарасын оештыруда катнашучыларга мәктәп җитәкчелеге зур рәхмәтләрен белдерде. Киләчәктә дә мондый ярминкәләр үткәрелер дип өметләнеп калабыз, чөнки алар ярдәмләшү, миһербанлылык кебек кыйммәтле сыйфатларны үстерегә булыша.


Нет комментариев