Яшь архитекторлар һәм дизайнерлар Татарстанның биш территориясе, шул исәптән Шәмәрдән бистәсе өчен дә заманча яшьләр үзәкләре проектларын эшләде.
17–21 октябрьдә Казанда «Яшьләр өчен мохит» Бөтенроссия архитектура хакатоны узды. Яшь архитекторлар һәм дизайнерлар Татарстанның биш территориясе, шул исәптән Шәмәрдән бистәсе өчен дә заманча яшьләр үзәкләре проектларын эшләде.
Катнашучылар Шәмәрдәнгә килеп, җирле халыкның фикерләрен, яшьләрнең теләкләрен өйрәнде. Шулар нигезендә яшьләр аралаша, иҗат итә һәм үз идеяләрен тормышка ашыра алачак яңа киңлек концепциясе тәкъдим ителде.
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге хакатон Шәмәрдәнгә яңача карарга, яшьләрнең ихтыяҗларын яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Ул тәкъдим ителгән проектның яшьләр өчен уңайлы һәм кызыклы очрашу урыны булырына өмет белдерде.
Шәмәрдән яшьләре өчен яңа мөмкинлекләр ачылсын!
Нет комментариев