Кызыл-Мишә авылында яшәүче Рая Кәримуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Шушы истәлекле көн уңаеннан Рая Нурәхмәт кызын Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, Саба районара почтамты начальнигы Рафил Заһидуллин, Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова тәбрикләделәр.