26 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәтчәннәре көне
Һөнәри бәйрәм алдында: районда автотранспорт хезмәте
Шоферлар, тармак ветераннары әлеге датаны көтеп ала.Районыбызда халык хуҗалыгына автотранспорт хезмәте күрсәтү өчен 2000 елда оештырылган «Рамазан», 2003 елда мәктәп укучыларын йөртүче автобусларны бер паркка туплаган «Яшен» җәмгыятьләре эшчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен мәгълүм хезмәт уңышлары белән каршылый.Һәр ирешелгән уңыш — бердәм коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.
Ике оешмада да техника белән идарә итүдә зур тәҗрибәгә ия, үзләренә ышанып тапшырылган олы ышанычны аклап, вазыйфаларын хәвеф‑хәтәрсез, үрнәк башкарып, хезмәт өчен җаваплылык тоючы кешеләр эшли. Районыбыз икътисадының үсешенә, халкының тормышы‑көнкүреше яхшыруга зур өлеш кертәләр.
«Яшен»: мәктәпләрдән алып спорт чараларына кадәр
«Яшен» җәмгыяте 56 автомобиль йөртүчене берләштерә. Алар карамагына 100 гә якын техника ышанып тапшырылган.«Яшен» райондагы барлык мәктәпләргә, балалар бакчаларына, спорт оешмаларына, сәламәтләндерү лагерьларына, йөзү бассейнына хезмәт күрсәтә. Шулай ук Саба аграр көллиятенә, «ЧаңгыТау» комплексына, башкарма комитетка, балалар интернатына, мәдәният өлкәсенә кагылышлы чараларда катнашучыларны йөртү өчен дә заказлар еш алына. «Саба Балаһөнәр» программасында катнашучыларга да хезмәт күрсәтә.
«Яшен» нең рейслары һәм балаларны йөртү
Шоферларыбыз еш кына балалар белән республикабызның һәм Россиянең ерак төбәкләрендә уза торган спорт ярышларына, фестиваль‑бәйгеләргә баралар. Ерак рейсларын уңышлы сәфәр белән төгәллиләр. Көн саен 25 мәктәп автобусы 43 маршрут буенча рейска чыгып китә. Мәктәп укучыларын олимпиадаларга, ярышларга, түгәрәкләргә, имтиханнарга, күргәзмәләргә, экскурсияларга алып йөриләр.
Быел графикка Миңгәр инженерлык мәктәбенә һәм Түбән Шытсу авыл җирлегеннән Сатышка укырга йөрүчеләр дә өстәлгән.Кыскасы, «Яшен» бу көннәрдә 90нан артык оешмага хезмәт күрсәтә. Тугыз айда барысы 110 миллион сумлык эш башкарылган. Бу — былтыргының шул чорына карата 9 процентка күбрәк.
Куркынычсызлык һәм техниканы тоташтыру
Автобусларның барысы да тахографлар белән җиһазландырылган һәм ГЛОНАСС системасына тоташтырылган.Әлеге чара беренче чиратта пассажирлар куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен мөһим. Техникаларның төзек булуында слесарьлар Рәмзил Газизуллин, Илһам Якупов, Рифат Зәйнуллин, Салих Вәлиәхмәтовларның өлеше зур.
Намуслы хезмәткәрләр һәм бүләкләүләр
Ике дистә елдан артык тарихлы «Яшен» җәмгыятендә күп еллардан бирле вазифаларын күңел биреп үтәүче намуслы хезмәткәрләр эшли: Рамил Закиров, Марсель Низамиев, Равил Солтанов, Нәкыйп Идрисов, Илдус Кәримуллин, Айдар Габделхәев, Равил Гарипов шундыйлардан. Автобус йөртүче Айдар Хәмидуллин — Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының грамотасына лаек булды. Марсель Низамиев һәм Фәнис Төхбәтуллин — Саба муниципаль районының Мактау грамотасына ия булдылар.
Шоферлар Раиф Исхаков, Марат Нургалиев, диспетчер Алисә Шакирова, склад мөдире Ләйсән Хәлилова — район башлыгының Рәхмәт хатларына тәкъдим ителгән. Диспетчер Алинә Нурисламова, автомобиль йөртүчеләр Наил Дәүләтшин, Әнәс Зиннәтуллин, Ленар Нуриев — оешма грамоталарына лаек булдылар.
«Рамазан»: юл салу һәм объектларны яңарту
18 берәмлек техникасы булган «Рамазан» җәмгыяте агымдагы елның 9 аенда 23 миллион сумлык эш башкарды. Бу — былтыргының шул чорына карата 10 процентка күбрәк күләм. Шуның 19 миллионы гомуми файдаланудагы автомобиль юллары салуга һәм яңартуга туры килә. Барлыгы 38 торак пунктта гомуми мәйданы 37 655,82 квадрат метр күләмендә эш башкарылды. Хезмәтне оештыру һәм объектны инспекторга тапшыру документларын әзерләүне баш инженер Илнар Сөнгатуллин тәэмин итте.
Бригаданың сыйфатка карашы белән ел да урында танышабыз. Грейдерда Рәмиз Гәрәев, катокта Камил Кәримуллин, "Джон‑Дир"да Фәнис Гатауллин, "Амкадор«да Чыңгыз Якуповның хезмәтенә бер дә тел‑теш тидерерлек түгел. Эшләрен күзәткән авыл өлкәннәре дә мактый үзләрен.
Комны һәм гранулятны «Хундай» һәм «КамАЗ» автомобильләрендә Фәрид Гыйльметдинов, Илгизәр Кәримов, Әнәс Зиннәтуллин, Фәнис Төхбәтуллин, Ленар Нуриев, Рафис Гайнетдинов, Ленар Вәлиев, Илмир Шакиров конвейерны өзми китереп җиткереп тора. Барысы да инженер Рөстәм Заһидуллин күзәтчелегендә.
Бәйрәм белән тәбрикләү һәм алдагы максатлар
Бәйрәмнәре унаеннан тракторчылар Фәнис Гатауллин, Рәмиз Гәрәев — Саба муниципаль районының Мактау грамотасы, каравылчы Фәрит Гайнанов — Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.
«Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм! Намуслы хезмәтегез өчен Сезгә тирән ихтирамымны белдерәм. Бәйрәм көнендә барыгызга да хезмәттә уңышлар, киң һәм тигез юллар, аларда бер‑береңне аңлау һәм хөрмәт итү атмосферасы телим», — ди җаваплылыгы чикләнгән «Рамазан», «Яшен» җәмгыятьләре генераль директоры Рамазан Зарипов.
Алда автомобильчеләрне балаларга, пассажирларга, гомумән кешеләргә, районыбыз авыллары халкына уңайлылык китерүче яңа максатлар, хәвефсез чакрымнар көтә.
Нет комментариев