«Хәтер бар да - мирас саклана» проекты дәвам итә
Саба туган якны өйрәнү музеенда вакытлыча күргәзмә куелды һәм «Хәтер барда — мирас саклана» проекты кысаларында Саба автотранспорт предприятиясенең тарихын барлау утырышы үткәрелде. Чарада Саба автотранспорт предприятиесендә озак еллар хезмәт эшчәнлеге алып барган хезмәткәрләр чакырылган иде. Алар тарихны искә төшереп, үзләре белән булган вакыйгаларны барладылар.
«Саба автотранспорт предприятисе» акционерлык җәмгыяте директоры Илгиз Таҗиев музей фондына истәлек итеп предприятиянең почет китабын, фотосүрәтләр тапшырды. Чара ахырында Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин «Хәтер бар да — мирас саклана» проектының дәвамлы булуын максат итеп куеп, автомобиль транспорты хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Нет комментариев