Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йортында “Авазларсыз дөнья” дип исемләнгән карточкалар ярдәмендә сөйләшү сәгате үтте

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. “Авазларсыз дөнья” дип исемләнгән карточкалар ярдәмендә сөйләшү сәгате үткәрде.

Тәрбиячеләр балаларның нәрсә әйтергә теләүләрен аңласа да, чит кеше аларның теләкләрен аңламый, шуңа күрә дә бала үпкә белдереп үзенең холкын күрсәтә башлый. Мондый балаларга махсус дидактик уеннар, карточкалар кирәк, алар ярдәмендә бала башка кешеләр белән аралаша алачак. Тәрбиячеләрнең төп бурычы – баланы аралаша торган кешесенә үзенең теләгән белдерә торган карточканы бирергә өйрәтү.

Йомгаклап шуны да билгеләп үтәргә кирәк, менталь тайпылышлары булган балаларны укыту өчен универсаль чаралар юк. Һәрбер бала өчен карточкалар индивидуаль һәм аның психофизик үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланырга тиеш.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев