Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иләбәрдә “Очрашулар кирәк һәрвакыт” бәйрәм кичәсе үтте

Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән берлектә “Очрашулар кирәк һәрвакыт” дигән исем астында бәйрәм кичәсе оештырдылар. Чараның беренче өлешендә “Гәҗит - журналларны бергәләп укыйбыз” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Катнашучылар китапханәгә килүче вакытлы матбугат битләрендә басылган кызыклы язмалар белән таныштылар. Чараның икенче өлешендә фольклор уеннар оештырылды. Өлкәннәр уеннарда бик теләп катнаштылар, чара чәй табыны артында дәвам итте.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев