Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Олы Арташ төп мәктәбе укучылары иҗаты

Яшә, телем! Закирова Зилә (9кл.)

Туган телем! 
Горурлыгым син! 
Әби-бабам, 
Әти-әнием теле син.  

Газиз телем! 
Синдә чагыла 
Тарихы һәм киләчәге 
Сөйгән халкымның.  

Яшә син,телем! 
Хакың бар яшәргә. 
Матурлыгың җуйма син, 
Күпме еллар узса дә. 

 

Әхмәтов Искәндәр (8кл.) 

“Иле барның,теле бар”, – дип, 
Юкка әйтми халык. 
Бу сүзләргә салынган 
Бик зур хаклык.  

Иле өчен сугышларга 
Кергән батыр халкым. 
Баш имәгән һичкайчан, 
Саклаган аның данын. 

 

Бердәмлек. Сәләхиева Динә (7кл.) 

Үз тарихын, мәдәниятен, 
Телен белгән кеше генә. 
Азат һәм ирекле, 
Бәхетле була бу җирдә. 

Рус,чуваш,украин, удмурт 
Һәм башка халыклар белән. 
Гасырлар буена халкым 
Дус һәм тату яшәгән. 

Шушы бердәмлекне 
Саклыйсы иде гомер буена. 
Матур килеш тапшырасы иде 
Киләчәк буыннарга. 

 

Минем кече Ватаным.  Гасимуллина Әдилә (8 кл.)

Татарстан! Чәчәк ат, җирем,
Даның,язмышың белән.
Туган үскән җирем минем,
Бай тарихың бик тирән.

Каләм язып бетерә алмас
Синдәге гүзәллекне.
Һичкем көйгә дә салмас,
Моңнар гына җитәрме?

Кешеләрнең,йөрәген назлап,
Яңгырый милли курай.
Тик туган ил кочагы гына
Безне җылыта шулай!

Тик шушы җирдә генә
Күңелгә тыныч һәм рәхәт.
Милли моңың куңелгә сеңгән,
Татарстаным,мең рәхмәт!

Чит җир миңа кирәкми,
Татарстаным барында.
Синдәйләр сирәк бит,
Киләчәгең яшьләр кулында.

Бездә татар каны ага,
Изге халык каны ул.
Йөрәк “Татарстан” дип кага.
Гел алга бар, горур бул!

Яшә,җирем, үс әйдә
Якты киләчәк хакына.
Миннән кайнар сәлам
Улыңа һәм кызыңа!

 

Җырчы булам,ди, бар да. Салихова Гүзәл (8 кл.)

Һичкемнең ояты юктыр
Һәрберсе җырлый хәзер.
Сәхнәгә аяк басканчы,
Йолдыз булырга әзер.

Меңнән артык инде алар,
Барын да диләр йолдыз.
Моңланып җырлаганы
Арасында тик утыз.

Алар, мин әйтәм, уз тавышларын
Тынлап карыйлар мы икән?
Әллә чынлап җырлыйлармы
Әллә уйнап,кем белгән!

Табын артында ярагач,
Җырлап булмас мени,ди,
Бөтен кеше сәхнәдә бит,
Мин алардан киммени?

Әнә үзешчәннәр йөри,
Алар ичмасам моңлылар.
Бушка гына йөри алар-
Эштән соң җырлаучылар.

Эшләргә кеше дә калмас
Болай булса, дим, алда...
Акчасы күп бит, биеп кенә
Җырчы булам,ди,бар да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев