Саба таңнары

Кәримуллин Эсхәт. Лесхоз урта мәктәбе

Яз.

Кояш нурлары белән
Битләремнән иркәли.
Яз сыерчыклары белән
Күңелләргә ямь өсти.
Яратам да ташулары белән
Җылы язның килүен.
Табигатьнең, тереклекнең
Уянып терелүен.
Тиздән бар җиһанга
Чәчәк исе таралыр.
Яшеллек, кошлар моңы,
Көләч йөзләр күп булыр.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: