Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр белән "Җырлыйк әле" дип исемләнгән бәйге үткәрделәр

Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, өлкәннәр белән, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышлап, "Җырлыйк әле" дип исемләнгән бәйге үткәрделәр. Җырларга һәм күңел ачарга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы. Конкурс төрле этаплардан торды: җырны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү, хикәя буенча җырлау, әлеге юл буенча куплет, караоке һәм ватан турында җырлау, җырлар турында мәкальләр әйтү. Чарада катнашучылар күңелле итеп таныш көйләр чиштеләр һәм яратып яраткан җырларын җырладылар.

Тамашачы балалар аларны көчле алкышлар белән хупладылар. Елмаюлар, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф катнашучыларны ташламады, ә җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев