Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Сүз кешеләрнең сәламәтлеге турында барганда, иң катгый чаралар күрәчәкбез

«Без көн саен кешеләрне югалтабыз. Гражданнарның сәламәтлегеннән кыйммәтрәк берни дә юк», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртәнге планеркада штаб, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелегенә вакцинация буенча эшне көчәйтү һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны катгыйландыру бурычын куйды.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановны республикада 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең вакцинация үтү темплары түбән булу мәсьәләсе аеруча борчый.

Кешеләренең бу төркеме авыруны катлаулы кичерә һәм үлем белән тәмамлану очраклары күбрәк. Бүген гражданнарның бу категориясенең 23,5 проценты гына прививка ясаткан.

«Без көн саен кешеләрне югалтабыз. Гражданнарның сәламәтлегеннән кыйммәтрәк берни дә юк. Безнең гамәлләребезне теләсә ничек аңлатып була, әмма сүз кешеләрнең сәламәтлеге турында бара икән, без иң катгый чараларны күрәчәкбез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә кешеләр күп катнаша торган чаралар уздыру очрагында чикләүләрнең үтәлешен контрольдә тотуны игътибарга алырга кушты.

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев