Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кызыл Мишә мәдәният йортында «Кабак түтидә кунакта» дип исемләнгән бәйрәм үтте

Кабакка багышланган чаралар, гадәттә, бөтен уңыш җыеп алынган вакытта үткәрелә. Алтын көз – алтын кабак! Кабакны ничек кенә бизәмиләр дә, ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Ә кабактан күпме ризык әзерлиләр. Чыннан да, кабак – чын Көз патшасы! Кызыл Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Кабак түтидә кунакта» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәмнең үзенчәлеге алтын көзне һәм узган җәйге кояш нурларын гәүдәләндерүче яшелчә – кабак булды. Программада табышмаклар әйтелде, җырлар җырладылар, биеделәр, кабактан әзерләнгән ризыкларын күрсәттеләр. Кабак түтидән башка нинди бәйрәм булсын инде. Бәйрәмдә катнашучылар шулай ук кабаклы спорт ярышларында да актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар кабак бәлешеннән авыз иттеләр һәм кабактан пешерелгән ризыклар белән чәй эчтеләр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев