Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Иштуган урта мәктәбе укучылары иҗаты

Минем әни. 9 нчы сыйныф укучысы Гарифҗанова Гөльяз.

Бөтен эше – гөл дә чәчәк,
Азапланмый әллә ни .
Тырышлыкта иң беренче –
Ул булыр минем әни!

Эшкә барса, тау күчерә,
Сөйләнми ул әллә ни.
Батырлыкта иң беренче –
Ул булыр минем әни!

Бар гыйлемен өйрәтә ул,
Сиздермичә әллә ни.
Тапкырлыкта иң беренче –
Ул булыр минем әни!

Борчуларын, хәсрәтләрен
Күрсәтмичә әллә ни.
Сабырлыкта иң беренче –
Ул булыр минем әни!

Бар кешегә ярдәм итә,
Сорап тормый әллә ни.
Юмартлыкта иң беренче –
Ул булыр минем әни!

Бер бите ай, йөзе кояш,
Бизәнми дә әллә ни.
Матурлыкта иң беренче –
Ул булыр минем әни!

Кигән киеме килешә,
Сайланмый да әллә ни.
Затлылыкта иң беренче –
Ул булыр минем әни!

Һәрбер яктан үрнәк булып,
Үзгәрмичә әллә ни.
Безнең өйдә иң хөрмәтле –
Ул булыр минем әни!

 

Табигатьне җансыз, диләр... 8 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Реналия.

Табигатьне җансыз, диләр...
Дөрес түгел бу сүзләр:
Урман – күлләр, елгалардан
Карыйлар моңсу күзләр.
Нигә моңсу бу табигать,
Беләсезме сез шуны?
Пычратабыз, сындырабыз,
Рәнҗетәбез без аны.
Урманнарга барган чакта,
Хәйран калам чүп – чарга.
Нигә шулай кыланырга?
Чүп урыннары бар ла...
Чишмә буйларында йөрсәм,
Кызганам мин чишмәне.
Шуның татлы суын эчеп,
Кинәнәбез бит әле.
Безнең якта чәчәк ата
Канәферләр, ландышлар.
Алар “Кызыл китап”та бит,
Шуңа саклый законнар.
Зур күлләрдә чәчәк ата,
Матур ап – ак төнбоек.
Аны да закон саклый шул,
Шул закон тора тыеп.
Кыңгырау чәчәк урманда
Хуш исләрен тарата.
Тик өзәргә ашыкмагыз –
Закон хаклык ярата.
Урман, кырлар, чәчәкләрне,
Елганы, чишмәбезне –
Саклап торыйк, чиста тотыйк
Әйләнә – тирәбезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X