Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Югары Симет урта мәктәбе укучылары иҗаты

Кыш. Шаехова Диләрә, 5 класс.

Ап-ак кыш килеп җитте,
Ябалак –ябалак  кар  яуды.
Тышта нинди саф һава!
Җирдә җем-җем кар  ята.

Әйдәгез, тауга барыйк,
Чанада шуып кайтык.
Урамда шундый салкын,
Кыш бабай да бик якын!

 

Яңа ел җитә. Низамиева Ралинә, 5 класс.

Урамда карлар  ява,
Өс киемемә куна.
Җем-җем итеп ала да
Кулда эреп югала.

Тиздән яңа ел җитә,
Кыш бабай безгә килә!
Тырышып, бишкә укысам,
Ул миңа бүләк бирә.

 

Кышны яратам. Муллагалиев Ислам,5 класс.

Һәркемнең бар үз иткәне-
Яраткан ел фасылы.
Кемдер язны көтеп ала,
Кемдер- җәйне һәм көзне.

Ә мин үзем бик яратам
Салкын, буранлы кышны.
Йомшак матур ак карларны,
Кичке шугалакларны.

Ничек рәхәт айлы кичтә
Көзгедәй шугалакта!
Дуслар белән тирләп-пешеп,
Кәшәкә уйнаганда.

Чаңгы киеп шуулары
Үзе бәхет түгелме?
Кышкы уенга чакырып
Җемелди кар бөртеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев