Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәк­тәбе-интернаты укучылары иҗаты

Туган ягым Саба. Газиянов Инсаф, 7 нче сыйныф укучысы.

Киң болыннар, зур елгалар,
Шаулап үскән урманнар
Туган ягым Сабамны
Ямьләндереп торалар.
Мондагыдай матурлыклар
Юктыр ул бүтән җирдә.
Горурланып яшим шуңа
Туган ягым Сабада.
Сабалылар – тырыш халык,
Бар эштә дә өлгерләр.
Бер-берсенә терәк булып,
Һәрчак тату яшиләр.
Күп гасырлар яшәсен дип,
Телимен мин дә аңа.
Чит җирләргә китеп барсам,
Онытмамын мин аны.
Олылап искә алырмын
Туган ягым Сабамны.

 

Сабам минем – туган ягым

Безнең Саба бигрәк матур
Ямьле җәй кичләрендә.
Ул урнашкан табигатьнең
Иң матур кочагында.
Сабам минем – туган ягым
Җанга якын һәрвакыт.
Синдә үтә бала чагым,
Үтәр яшьлек елларым.
Каршы ала йомшак җилең,
Бәхет теләп озата.
Сокланырлык туган җирем,
Сине һәркем ярата.
Байлар Сабасын күрергә
Кунаклар да еш килә
Аның барлык гүзәллеге
Күңелләргә хуш килә.
Быел 91 еллыгын
Бәйрәм итә Сабабыз
Тырыш җитәкчеләр белән
Һәрчак алга барабыз.

 

Туган җирем – Байлар Сабасы! Шәфикова Әдилә, 7 нче сыйныф укучысы.

Туган җирем – Байлар Сабасы!
Тарихи як – урман арасы.
90 еллык районыбыз –
Без бик горурланабыз!

Саба районы тарихында
Күп булган тирән эзләр.
Даны еракка таралган,
Эшләнгән бик күп эшләр.

Авыллар бик күркәм бездә,
Кешеләре уңганнар.
Хезмәт кешесен данлап,
Җәелгән басу – кырлар

Әби-бабай, әти-әни
Тарихта эз калдырган.
Мин дә үсеп белем алгач,
Калырмын үз районымда.

Саба – иртәнге җил, диләр,
Әйе, күңелгә рәхәт.
Туган ягым, тор син мине
Матур эшләргә әйдәп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев