Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Хыяллар утравы

Түбән Шытсу төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Баhманова Фирүзә.

Хыяллар утравы бар икәнлеген бөтен кеше дә белмидер әле. Әйе, чынлап та, бар бу утрау, Мәскәү шәhәрендә. Мәскәүгә бару, хыяллар утравында йөрү бәхете миңа да насыйп булды. Мин анда дусларым белән мәдәният мөдире Шәрифуллина Гөлнар апа җитәкчелегендә бардым.

Мәдәният хезмәткәрләре Шәрифуллин Илшат абый белән Гөлнар апа авылдагы укучы балаларны төрле уен коралларында уйнарга өйрәтеп, “Дубая” исемле ансамбль төзеделәр. Без төрле бәйрәм чараларында, авылларда, конкурсларда катнаша башладык. Өйрәнүебез, катнашуыбыз бушка булмады, призлы урыннар да алдык. Бер конкурста җиңүебез өчен Мәскәү шәhәренең ял паркына юллама бирделәр. Түземсезләнеп Мәскәүгә барасы көнне көттек. Ә ул көн килеп җитми дә җитми. Ниhаять, Мәскәүгә барасы көн билгеле булды дип сөенгәндә, бөтен ил буенча таралган чир аркасында, сәяхәт көнен күчерделәр. Озак кына көтеп, чир hаман чигенмәгәч, Мәскәүгә барулар хыялда гына кала икән дип өметне өзә башлаганда, Гөлнар апа шатлыклы хәбәр белән сөендерде.

26 нчы сентябрь көнне, сәгать өчтә, без Казанга кузгалдык. Алдан сөйләшенгәнчә, автобус безне кунакханә каршына китереп куйды. Кунакханәдә урнашкач, төрле бүлмәләргә урнашкан иптәшләребезнең хәлләрен белешеп йөрдек. Иртәнге сәгать алтыда зур автобуска утырып, Мәскәү шәhәренә юл тоттык. Юлда барганда ашханәгә кереп ашап, кичке сәгать унынчы яртыда гына Мәскүгә, кунакханә янына килеп җиттек. Дүрт районнан килгән балалар, төрле бүлмәләргә урнашып, авылдашларның кайсы ничәнче бүлмәгә урнашканлыгын төгәл ачыклап бетергәнче ун тулып китте. Мәскәүдә беренче төн кыска булды. Ә икенче көнне... Иң рәхәт, иә күңелле, иң ошаган көн башланды. Без “ Хыяллар утравы” паркында ял итәргә бардык. Бик күп төрле карусельләрдә атындык, истәлеккә фотоларга төштек, ресторанга кереп ашадык, җитәкчеләр әзерләгән уеннарда катнаштык. Бу паркта алган хис – тойгыларны тел белән әйтеп, сүз белән язып бетерә торган түгел. Барысыбызга да бик ошады. Кунакханә бүлмәләрендә бөтен уңайлыклар бар. Урын – җирләре ап-ак, бөтен җирдә тәртип, чисталык.

Сәяхәтебез юкка булмады, никадәр уңай тәэсирләр алдык, дөнья күрдек, яңалыклар белдек, яңа дуслар таптык. Бүген дә бергә торган кызлар белән аралашып торабыз.

Дөнья күрергә, яңа үрләргә менәргә ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчеләренә, берничә көн укудан азат итеп Мәскәүгә барырга рөхсәт биргән мәктәп коллективына hәм безнең белән олы юлга чыккан,барыбызны да барлап, көйләп торган Гөлнар апага бик-бик зур рәхмәт! Илләребездә тынычлык, табыннарыбызда муллык, тәннәребездә саулык булсын да яңа уңышларга ирешергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев