Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Юлбат төп мәктәбе укучылары иҗаты

Кыш җитә, кыш җитә! Тухватуллина Залина, 4 сыйныф.

Кыш җитә, кыш җитә!
Кыш бабай килеп җитә!\
Кар кызы белән икесен,
Балалар күптән көтә.

Безнең көткәнне белгәнгә,
Кыш бабай да ашыга.
Без йокыдан уянганчы,
Бүләк тора каршыда,
Чыршы төбе астында.

 

Ява карлар, ап-ак карлар. Тухватуллин Данияр 4 сыйныф

Ява карлар, ап-ак карлар,
Ява алар юлларга.
Урман, тугай һәм кырларга,
Без йөргән сукмакларга.

Яусын әйдә, бик күп яусын!
Яратабыз без карны...
Тауга менеп шуар өчен,
Әзерләдем чананы.

Яу син, әй кар! Күп итеп яу!
Барыбызга кирәк син!
Кар көртләре ерып килгән,-
Кыш бабайны көтәм мин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев