Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Каурый каләм

2021нче ел - “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан, Балалар Иҗат үзәге “Саба таңнары” газетасы белән берлектә Саба районы мәктәпләре укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары тарафыннан иҗат ителгән журналистик һәм публицистик әсәрләр бәйгесен уздыру турында игълан итә. Әлеге конкурс 2021нче елның гыйнварыннан 2022нче елның февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурста катнашырга теләгән укучылар жюри хөкеменә төрле жанрдагы (хәбәр, зарисовка, аналитик мәкалә, интервью, публицистик мәкалә, очерк, эссе, парча, шигырь, ребус, кроссворд, сканворд һәм башка)​ язмаларны җибәрә ала. Эшләр ирекле темага, татар телендә язылган булырга тиеш. Шулай ук, язмаларны, темасына туры китереп, тарихи һәм көндәлек фотолар, видеороликлар​ белән тулыландырырга мөмкин.

Нәтиҗә чыгару һәм бүләкләү тантанасы 2022нче елның 21нче февраль -Туган тел көнендә​ булачак. Конкурска килгән барлык язмалар “Саба таңнары” газетасы сайтына урнаштырыла,​ ​ иң яхшы ​ язмалар​ “Саба таңнары” газетасында урын ала.​ ​ Газетада урнаштырылган язмалар арасында​ аерым нәтиҗә ясала. Шулай ук авторның үз стилен чагылдырган иҗади эш өчен, текст төзү осталыгы өчен махсус бүләкләр бирелә. Иң яхшы иҗади эш өчен Гран-при тапшырылачак.

Димәк, ашыгыгыз, дуслар! Иҗади эшләрегезне көтәбез! sentrsaba@yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X