Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Сабабаш төп мәктәбе укучылары иҗаты

Әниемә. Исмәгыйлов Раиль, 9 нчы сыйныф.

Минем әнием укытучы
Балаларны ярата.
Ул зурларга бик тырышып,
Тарих фәнен аңлата.

Ә өйдә без әти белән
Бер әнигә дүрт егет.
Барсына да өлгерә ул,
Тормый һичкайчан җебеп.

Бәйли, тегә, җыештыра.
Тәмле ашлар пешерә
Күп итеп керләр юа ул,
Булыша әбиләргә.

Бәйрәм уңаеннан, әни,
Әйтәм, сиңа, зур рәхмәт!
Синең кебек әни булгач,
Безнең өйдә бик рәхәт.

 

Көчегем бар минем! Шәмсетдинова Ясминә, 6 нчы сыйныф.

Урамнан кайтып киләм
Күрәм, күрәм, ни күрәм?!
Юл кырында бер көчек
Эләккән монда ничек?!

Үзе шундый кечкенә,
Ике күзе яшь кенә.
Борын очы ялтырый,
Үзе дер-дер калтырый.

Йөгереп янына бардым,
Аны куйныма алдым.
Өемә алып чаптым,
-Карагыз, көчек таптым!

Урманда

Бүген без урманга бардык,
Арыдык, талдык.
Шундый-шундый озак йөрдек
Төрле-төрле хәлләр күрдек.

Канаты сынган бер кош
Очарга дип талпына.
Ике күзен безгә төбәп
Өзгәләнеп ялына:
Ярдәм итгегезче,
Балаларым ач кала!

Куйдык күтәреп кошны
Мамык оя башына.
Сары йомшак нәниләрен
Сыйладык барысын да.

 

Бүре баласы. Гайнетдинова Алинә, 6 нчы сыйныф.

Борын-борын заманда урман читендәге бер авылдагы өйдә бабай белән әби яшәгән. Аларның ике оныгы булган: малай һәм кечкенә кыз. Малай гел урманга барырга, кош ояларын тузгытырга, җәнлекләр өнен актарырга ярата икән.

Беркөнне малай зур тишек яныннан бүре баласы табып алган да авылга алып кайткан. Бүре баласы бик матур булган. Кулга да, өйгә дә тиз ияләшкән, өйдә иркенләп яши башлаган. Рәхәтләнеп уйнаган, балалар белән шаярган. Тик әни бүре генә баласын оныта алмаган, юксынган. Төннәр буе, бабайларның бакча буена килеп, ямансулап улый икән: у-у-у!

Әби белән бабай хафага төшкәннәр һәм малайга әйткәннәр:

— Улым, бу хәл хәерлегә түгел. Син баласын алып кайткан Ана бүре бу. Әллә нинди зыян салуы бар бит. Исән чакта баласын урынына илтеп куярга кирәк, — дигәннәр.

Малайның бүре баласыннан аерыласы килмәгән. Әби белән бабайның сүзенә колак салмаган, бүре баласын кире илтеп куярга теләмәгән.

Көннәрдән бер көнне малайның сеңлесе юкка чыккан. Күпме генә эзләмәсеннәр, таба алмаганнар. Авылда шундый хәбәр таралган: «Бер бүре, күлмәгеннән эләктереп, кечкенә кызны урманга алып кереп киткәнен күргәннәр, имеш». Авыл халкы җыйналып урманга кызны эзләргә киткән, әмма баланың үзен түгел, кием-салымын да тапмаганнар. Ана бүре дә авыл башына килеп уламый башлаган. Бабай хикмәтнең нәрсәдә икәнлеген чамалап ала. Оныгына:

— Улым, бүре баласын урынына илтеп куй. Без Ана бүренең хәлен аңламадык һәм ул безне шушылай акылга утыртты. Күрәсең, ул балаларны алышырга тели торгандыр. Тыңла сүземне, — дигән.

Сеңлесе югалуга малай үзе дә бик кайгыра. Бабасы сүзен үти малай, бүре баласын табып алган урынына алып барып җибәрә.

Таң атканда урман читеннән авылга таба кайтып килүче кызны күреп алалар. Ана бүре кызны урман читенә кадәр озатып бара икән.

— Менә шулай, улым, — ди бабай оныгына. — җәнлекләр өчен дә, кошлар өчен дә бала кадерле ул. Моннан соң җанварларның балаларына тиясе, аларны рәнҗетәсе булма!

Малай хатасын аңлый. Кошларны, җәнлекләрне кыерсытмый, җае чыккан саен аларга ярдәм итәргә тырыша икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев