Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Икшермә кадет мәктәбе-интернаты укучылары иҗаты

Туган тел. Фархуллина Диля, 7 нче сыйныф.

Чәчәктәй  матур ул-туган тел
Гөлләр белән бизәлгән тел.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем.
Аһәңле җыр шигырьләргә
Сокланып туялмассың.
Үзе моңлы, үзе йомшак
Ул минем туган телем.
Тәүге сүзең яңгыраган туган телдә
Шул телдә син сөйләшкәнгә.
Онытма, ярат аны.
Ул синең туган телең!

 

Туган тел. Шарафеева Азалия , 7 нче сыйныф.

Тормышта тәүге адым
Туган телдән башлана
Яраткан анаң кебек
Гел янәшәңдә була.
Изге телдә яратып
Шигырь, әсәрләр укыйм
Һәр сүзе җанга якын
Йөрәккә ләззәт була.
Елганың башы-чишмэ
Акылның башы ул-тел
Туган телдә сөйләшү
Бирә чиксез горурлык.

 

Туган телем – татар теле. Габидуллин Сәйдәш, 5 нче сыйныйф.

Туган телем – татар теле.
Иң газиз, якын телем.
Кечкенәдән өйрәткәннәр
Әти – әнием мине.

Туган телем – татар теле.
Әби – бабайлар теле.
Өйрәнегез, оялмагыз
Шушы иң матур телне.

Туган телем – татар теле.
Иң газиз, анам теле.
Мәңге сине онытмамын,
Кадерле татар телем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев