Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Шыңар урта мәктәбе укучылары иҗаты

Яшәсен татар теле! Мөхәммәтова Зәлинә, 5 сыйныф.

Туган телем –татар теле,
Иң матурларның берсе.
Начар күңелле була алмый
Телен яраткан кеше.
Телебезне һич онытмыйк,
Яшәсен татар теле!
Көчле дәүләт булуның да
Шундадыр бөтен сере.
Сабыйларның телләре дә
Туган телдә ачылсын.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр
Ятим булып калмасын.
Тату булыйк, бердәм булыйк,
Татар теле яшәсен!
Һәрбер буын еллар аша
Аны бары яшәртсен.

Әнием

Әкрен генә баштан сыйпап,
Уята әнкәм иртән.
“Тор, балам, соңара күрмә,
Кояш та чыккан күптән.
Бит- кулларыңны ю, - ди ул,
Өстәлдә ашың көтә.”
Борчу килсә ярдәм итә,
Күз яшеңне дә сөртә.
Әнидән дә якынрак
Кеше бармы икән җирдә?
Әниләрне саклыйк әле,
Тимәсен салкын җил дә.

Серле йолдызлар

Көн сүрелеп, кояш инде батып,
Кереп яткач юрган астына,
Көндә дә кузлим мин тәрәз аша
Җемелдәшкән йолдыз халкына.
Җемелдиләр серле итеп алар,
Җиргә сикерерләр иде, яраса.
Түзәрсезме икән, очып китми,
Сез - йолдызларга, ә йолдызлар сезгә караса?

Чишмәбез

Авылыбыз уртасында
Челтерәп ага чишмәбез.
Сулары тәмле булганга,
Аннан сулар эчәбез.
Арыганнар юкка чыга,
Бик сихәтле чишмәбез.
Суларын авыз итәргә
Сезне һәрчак көтәбез!

Песиебез бүләге

Бүген иртән тавыш биреп,
Кем уята, дип торсам,
Сары йомгакка төртелдем
Башны шул якка борсам.
Песиебез әни булган,
Шуңа уята икән.
Хәерле көн теләп, безгә
Бүләк ясаган иртән.

 

Яңа ел. Мөбәрәкова Динә, 7 сыйныф.

Сукмак буйлап,
Әкрен генә
Атлап килә.
Матурлык өстәр өчен
Безнең илгә.
Без әйтәбез:
“Хуш киләсең Яңа ел,
Матуррак булырсың быел”
Әнә,китеп бара бездән
Иске ел.
“Хуш, Иске ел,
Сагынырбыз сине быел! ”

Умырзаялар.

Нинди матур чәчәкләр!
Урманга чәчелгәннәр.
Исеме дә бик затлы
“Умырзаялар” атлы
Чәчәкләрне яратам,
Гел сакларга тырышам!
Чыршылар да,юкәләр дә
Матур итеп үсәләр.
Әзрәк кар да калган
Язга урын куймаган.
Алан уртасында агач төбе,
Зур гына бер туп шикелле.

Китаплар.

Мин китаплар яратам
Энемә гел укытам.
Теле шомарсын өчен,
Гел бишле алсын өчен.
Бик күп бездә китаплар
Алалар да,куялар.
Бездә китаплар бик күп,
Килегез безгә берүк.
Китапларны саклагыз,
Рәнҗетмәгез,ертмагыз!

Кыш.

Салкын кыш килеп җитте
Агачларга бәс элде.
Ап-ак хәзер агачлар,
Матур итеп торалар.
Бер басалар,бер торалар.
Уйный анда балалар.
Мин бит кышны яратам
Кышны гел көтеп алам!

Әнием.

Бу дөньяда иң матуры
Минем әни,мин беләм.
Бу тормышта ул булганга,
Мин шатланам һәм көләм.
Һәр кешенең дә дөньда
Булсын иде әнисе.
Саклап яшик әниләрне
Иң якын кешеләрне!
Чөнки алар тудырганнар
Без,күркәм балаларны,
Һәркайсыбыз аларга “Рәхмәт!”
Диеп яшибез.
Аларны яратудан
Тора безнең эшебез
Чөнки әни булмаса
Дөнья караңгы була.
Ә,әниләр булган чакта,
Бөтен кеше шатлана!

Гаилә.

Һәр кешенең гаиләсе бар,
Һәр кешенең бәхете.
Әти-әни җылысында
Шундый рәхәт яшәве!
Алар һәрвакыт ягымлы,
Һәрвакытта сөйкемле.
Үз гаиләсендә яшәү генә,
Иң зур бәхет түгелме?!

Нәрсә ул бәхет?

Бәхет ул-янда әни булганда,
Без аларга булыша алганда.
Шундый хис ул бәхет...
Әйтеп булмый аны
Юктыр дөньяда,
Аның төгәл саны.
Әнине ярату,
Энемне ашату,
Ашарга пешерү,
Эшләргә керешү.
Әнием өчен мин әзер барсына да.
Чөнки әнием минем.
Зур бәхет бу дөньяда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев