Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Завод-Нырты урта мәктәбе укучылары иҗаты

Иртә белән... Латыйпов Ранис, 5 нче сыйныф.

“Әйдә, улым,тор инде,” - дип,
эндәшә әни иртән.
Кояшны күрми  каласын,
Энең торды бит күптән.”

И әнием, юри ятам,
Күзләрем ачык минем.
Кабат ишетәсем килә,
Ягымлы сүзең синең.

Сизеп ятам: әти дә  торган,
Карамый иртә таңга.
Әбинең намаз тавышы,
Май булып ята җанга.

Ә  “будильник” тып-тын ята,
Ник  бер тавышы чыксын.
Бүген ял көне икән бит,
Ул да йоклый, күрәсең...

 

Милли җанлы халык без. Хаҗиев  Самат, 2 нче сыйныф

Татарстан җирлегендә
Төрле милләтләр яши.
Үзара дус-тату һәркем
Моны белмәү килешми.

Арабызда рус, татарлар,
Чуваш, удмурт, марилар.
Башкортлар да яши бездә,
Беркемнән калышмыйлар.

Саклыйбыз гореф-гадәтне,
Йолаларны зурлыйбыз.
Милли җанлы халык бит без
Үткәнне онытмыйбыз.

Сүзебез - бер, эшебез гел
Уңышлы булсын, дисәк.
Кунакларга йөреп торыйк,
Дус-тату булсын милләт!

 

Ярдәмчел аю Мухарлямова Әдилә, 4 нче сыйныф

Борын-борын заманда яшәгән ди бер аю.Ул кыш коне үзенең өненә кереп китә торган булган. Ә башка хайваннар урман буйлап ризык эзләп йориләр икән.

Коннәрдән бер көнне урманда бик каты җил, буран, давыл купкан. Барлык урман җәнлекләре бик курыкканнар, ди. Тик аю гына үзенең җылы өнендә утыра икән. Урман җәнлекләре аюдан өненә кертергә сораганнар, ди. Аю аларны өненә кертеп җылыткан. Икенче конне дә алар аюның өне янына килеп җылыга керергә сораганнар. Аю аларны тагын бик теләп кабул иткән.

Давыл тынган, урман тынычланып калган, матур, йомшак кар явып үткән. Кемдер аюның ишеген шакыган. Караса анда урман җәнлекләре кулларына бал, чикләвек, гомбә тотып басып торалар икән.Аю аларны тагын өненә чакырган. Алар бергәләп тәмләп бал белән чәй эчкәннәр, аюга рәхмәт әйткәннәр.

Ә аю аларның матур сүзләреннән, изге теләкләреннән изелеп йокыга талган. Шул коннән башлап, кыш буе аю үзенең җылы өнендә язга кадәр тәмләп, изрәп йоклый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев