Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Явлаштау урта мәктәбе укучылары иҗаты

Сыналган мәхәббәт. Камилә Хабибуллина, 9 сыйныф.

Тормыш мәшәкатьләренә алданып мәш киләбез: чабабыз, ашыгабыз, эшлибез, яратабыз, көенәбез, сөенәбез.... Шулай яшәп ята-ята үсеп буйга җиткәнне дә сизми калабыз икән. Әле генә нәни сабыйлар идек бит. Бер дә үсмәбез, шулай нәни генә булып калырбыз кебек тоела иде. Ләкин юк икән шул, вакыт дигәнең бик тиз үтеп китә икән. Миңа 18 яшь тулган чаклар иде... Шулай матур, аяз кичне мин кич йөрергә чыктым. Күктә йолдызлар җем -җем килеп балкып яналар, колачын җәеп тулган ай йөзә. Бу кич, ничектер, үзенчәлекле булып тоелды миңа. Яз - кешеләрнең бер-берсенә гашыйк була торган мизгеле бит. Әллә шуңа, әллә башка сәбәпле, ниндидер могҗиза көттем мин бүгенге кичтән. Безнең сыйныфта укучы кызларның яратып йөргән егетләре бар, ә миңа әлегә андый кешенең очраганы юк. Бүгенге кичтә, әкияттәге Зөһрә кыздай, тулган айга карап, үземә ярдәм сорадым: ”И Ходай Тәгаләкәем, миңа юлымда насыйп ярымны очратсанә!”. Шулай дидем дә, үз-үземнән дә, тулган айдан да оялып куйдым. Тукта, ник оялырга соң? Бу бит табигый күренеш: “Юлларымда насыйп ярымны очратсанә, Ходаем!”

Нәкъ шул вакытта каршымда күршем Илдар белән бер таныш булмаган егет пәйдә булды. Могҗиза дими, ни дисең?! Күршем мине әлеге егет белән таныштырганда бөтен тәнем буйлап каз тәннәре йөгерде. Егет тә миңа битараф түгел иде, ул да дулкынланды. Үзенең ягымлы тавышы белән: “Гөлсу, сезнең исемегез бигрәк матур, нәкъ үзегез кебек!” – диде. Егетнең исеме Илзат икән. Күрше егете: “Әйдә, Гөлсу, бергәләп клубка барыйк!” – диде. Аякларым үзләреннән – үзләре егетләр артыннан атлады. Клубта бөтен иптәшләрем мәш килеп бииләр. Илзат мине биергә чакырды . Ут яктысында аның кара бөдрә чәчле, зәңгәр күзле чибәр егет икәнлеген күрдем. Беренче тапкыр гына күргән егет булса да, ул миңа күптәнге танышым кебек тоелды, аның янында миңа бик-бик рәхәт иде. Илзат та минем белән гел иске танышы кебек бик якын итеп аралашты. Иптәш кызларым миңа серле генә карап елмаештылар. Ул көнне Илзат мине озата кайтты. Аның белән атлаганда бүгенге кич миңа тагын да матурланып киткән кебек тоелды. Бер күрүдә гашыйк булу шушы буламы икән, шушымы икән минем насыйп ярым? Башымда мең төрле уйлар, ә үзем күкнең җиденче катында. Илзат Казан егете икән, авылга беренче тапкыр кайтуы. Шәһәр егете булса да ул, бик гади егет булып күренә. Аның белән бергәләп авылыбызның табигатенә сокланып, төрле темаларга әңгәмә корып вакытның үткәнен сизми дә калганбыз. Шәһәрдә туып үссә дә, Илзатның ана телендә саф, төзек итеп сөйләшүе мине таң калдырды . Ул да минем кебек туган телдә әдәби китаплар укырга ярата икән. Шуңа күрә сөйләшер сүзләр үзеннән – үзе туып кына торды... Шушындый матур кичләр атна саен кабатлана башлады. Илзат белән безнең арада чын мәхәббәт дөрләп кабынды. Ул мине сагынып атна саен авылга кайта, ә мин түземсезләнеп аны көтәм...

Мин БДИларны уңышлы тапшырып, КФУга укырга кердем. Миңа һәм әдәбияткә гашыйк Илзатым да шушы университетның 4 нче курс студенты иде. Безнең очрашуларыбыз тагын да ешайды. Без мәңге аерылмастай гашыйк пар идек... Бергәләп концерт-театрларга, әдәби түгәрәкләргә, төрле кичәләргә йөрү дисеңме... Кабан күле буенда серләшеп йөрүләр... Их, нинди күңелле, онытылмаслык мизгелләр иде ул!

Илзат бүген диплом алды. Шатлыгын бүлешү өчен минем яныма ашыкты ул. Мәңге онытасым юк: ишектән ап-ак розаларын күтәреп, балкып килеп керде ул яныма. Ак розалар... сөю гөлләре! Ак төс ул- сафлык, пакълек , мәхәббәт билгесе. Мин розаларны кулыма алдым. Белә шул сөйгәнем минем ни яратканымны! Әле ул гынамы соң! Илзатым минем каршыма тезләнеп, кесәсеннән алтын йөзек чыгарып, миңа тәкъдим ясады: “Гөлсуым, чык миңа кияүгә, мәңгелек ярым бул! Бергәләп тормыш корыйк: мин эшләрмен, син укырсын! Синнән дә бәхетле хатын булмас бу дөньяда!” Минем шатлыктан күз яшьләрем тәгәрәде. “Мин риза” – дигәнемне сизми дә калдым. Миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр шул вакытта. Тик, иртә шатланганмын икән...

Мине озатканнан соң, ул кайтышлый юл һәлакәтенә очраган. Бу хәбәрне миңа Илзатның телефоныннан хәбәр иттеләр. Аяз көнне яшен суккандай мин өнсез калдым. Шулай да, үземне кулга алып, хастаханәгә ашыктым. Мин килгәндә Илзатка табиблар беренче ярдәмне күрсәткәннәр иде инде. Шулай булса да, Илзатым аңсыз ята иде. Мин күз яшьләремне тыя алмадым, Илзатымны югалтырмын дип курыктым. Ул бит минем эчәр суым, сулар һавам. Табиблар мине тынычландырырга тырыштылар. Алар аны аякка бастыру өчен көчләреннән килгәнне эшләячәкләрен әйттеләр. Мин, керфек тә какмый, көн-төн сөйгәнемне сакладым, бертуктаусыз Ходайдан аңа ярдәм итүен үтендем. Ул күзләрен ачмаса да, аның белән сөйләштем. Беләм, ул мине ишетә. Ул чәчләреннән сыйпаганымны, аны кочаклый – кочаклый елаганымны да сизеп ята. Тик уянмый гына. Шулай бер атна комада ятканнан соң ул уянды! Илзат күзләрен ачып : “Җаным!”- дип әйткәндә, минем ничек сөенгәнемне белсәгез! Әйе, ул исән!!! Ишетәсезме, ул исән!!! Ходаем минем теләгемне кире какмаган. Мин ашыгып: “Илзат, кадерлем, мин сине яратам, син тереләчәксең!”- дидем. Илзатым: “Җаным!”- дип минем кулымны кысып тотты һәм мине ничек яратканын белдерде. Бар да яхшы дип уйлаган мәлдә ул кабат күзләрен йомды. Мин бик нык курыктым, аны югалттым дип курыктым... Ашыгыч рәвештә табибларны чакырдым.

 “Мәхәббәтебез, киләчәк бәхетебез хакына, исән генә бул, җаным,”- дип пышылдады минем калтыраган иреннәрем. Табибларга рәхмәт, алар күп көч куеп, Илзатымны үлем тырнагыннан алып калдылар. Ул әкеренләп кенә аякка басты, ә мин, һәрчак аның янәшәсендә булып, аңа терәк булдым, мәхәббәтебез хакына бернинди дә авырлыкларга бирешмәдем. Илзат: “Мине синең мәхәббәтең генә кабат тормышка кайтарды, рәхмәт сиңа Гөлсуым-кадерлем!”-дип кайнар иреннәремнән үпте.

Илзат тәмам ныгып, сәламәтләнеп җиткәч, без авылга кайтып, әти-әни фатихасын алып килдек. Тыйнак кына итеп туй үткәреп уртак тормышыбызны кордык.

Мин бәхетле..... Аның белән бәхетле ... Мәхәббәт барлык авырулардан да дәва, авыр сынаулардан шифа икән ул... Яныңда сине аңлаучы, синең өчен өзелеп торучы, Илзат кебек ир булу- ул үзе бер бәхет.

 

Тормыш сынаулары

Ай ул яшьлек еллары... Ни арада үтте дә китте соң ул? Инде сагынып сөйләргә генә калды. Бүген әллә нигә яшьлек хатирәләрен яңарттым...

Минем Алинә исемле классташым бар иде. Бик тату укыдык, икебез бер парта артында утырдык, гел авыр чакларда бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп яшәдек без. Ягъни, якын дуслар идек. Эчке серләрен миңа сөйли иде ул. Аның тормышында бик күп авырлыклар булды. 5 яшендә әтисен югалтты, озак вакытлар яңа әтисенә ияләнә алмады.Үги әти аны әнисе өйдә юк чакта кимсетергә, түбәнсетергә ярата иде. Әнисе хакына барына да түзде Алинә, зарланмады. Әле ярый анын күңелен аңлаучы, авылда яшәүче әби-бабайсы бар иде. Ләкин ул бәхет тә озакка бармады... Үзеннән җылылык бөркелеп торган, Алинәне чын күңеленнән яраткан әбисе дә үлеп китте, якын дусты – Акбайны югалтты, ә инде тугызынчы сыйныйфка җиткәч, көтмәгәндә, иң кадерле кешесе- әнисе дә дөнья куйды. Үги әтисе белән калмады ул, авылга бабайсы янына кайтып китте. Аны тәрбияләде, карады, өен гел чиста-пөхтә тотты, ашарга пешерергә өйрәнде, тырышып укыды. Ярый әле бик авыр вакытта таянычы - бабайсы булды. Урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлагач бабайсы табиблар әзерләүче югары уку йортына керергә фатихасын бирде. Без аның белән бергә укырга кердек. Каникулларда Алинә мине үзләренә кунакка алып кайтып китте. Башта электричка белән кайттык, аннары авыл юлыннан җәяүләп атладык. Авыл һавасы бөтенләй икенче төрле икән ул... Ул тирә-юньдәге матурлык, искиткеч! Табигатькә бик озаклап сокланып барырга туры килмәде. Яныбызга бер машина килеп туктады. Утырыргамы, утырмаскамы дип аптырашып тормадык, машина булгач менеп тә утырдык. Машина руле артында искиткеч чибәр егет утыра иде. Иске танышлардай сүзләребез үзеннән- үзе ялганып китте. Бу егетнең исеме Марат икән . Ул да минем кебек шәһәрдән кайткан, юристлыкка укый икән, дүтенче курста. Аның елмаюы Алинәне таң калдырды. Егет тә Алинәдән күзен ала алмады. Алинә бу мәлдә, гашыйк булды! Әйе, ул гашыйк булды!!! Егетнең көчле куллары, матур кара күзләре, кара чәчләре, төпле итеп сөйләшә белүе гашыйк булмаслык та түгел иде шул! Алинә дулкынлануын сиздермәскә тырышса да, булдыра алмады. Ә мин, аның җан дусты, бу минутларда Алинә өчен чиксез шат идем. Күңелемнән дустыма: “Бәхет юлдашың шушы булсын иде, Алинәкәем! Тормыш сине әз сынамады, киләчәгең бәхетле генә була күрсен!”- дидем.

Шушы очрашудан соң Алинә белән Марат арасында көчле мәхәббәт уты кабынды. Алар 4 ел буе очрашып йөрделәр һәм Алинәнең туган көнендә Марат аңа тәкъдим ясады. Бу шундый романтик күренеш булды. Фатир роза чәчәкләренә, шарларга, шәмнәргә күмелгән иде. Без, минем сөйгән ярым белән, Алинәнең күзләрен бәйләдек һәм кулыннан тотып залга алып кердек. Марат кулына 101 кып-кызыл роза тотып тезләнеп тора иде. Алинә күзләрен ачкач, кесәсеннән затлы балдагын чыгарып, сөйгәненә тәкъдим ясады. Алинәнең битеннән бәхет яшьләре тәгәрәде. Шау-гөр килеп, аларның туйларын үткәрдек. Туй әкияттәге кебек булды. Барлык дус-туганнар канәгать иде. Ә минем өчен иң кульминацион нокта - минем букет тотуым булды. Букетны тотуым булды, арттан килеп, егетем миңа тәкъдим ясады. Шулай итеп, күңелле вакыйгалар берсе артыннан берсе туып торды. Алинә белән мин Казан поликлиникасында эшли башладык. Мин дә кияүгә чыктым. Алинә игезәк кыз балалар алып кайтты. Ике елдан соң ана булу бәхете миңа да елмайды. Бар да яхшы дип, тормышка куанып яшәгәндә көтелмәгән фаҗига килеп чыкты. Алинә авылдан кайтып килгән вакытта юл хәлакәтенә очрады. Бу вакытта ире эштә иде. Хәле бик авыр иде аның. Аны коткаруны мин үз өстемә алдым. Яшәве икеле иде. Я исән кала, я юк. Үлеп китсә, балалары әнисез, яраткан ире хатынсыз кала бит. Марат бу хәлгә түзә алмас иде, чөнки ул Алинәне гомереннән дә күбрәк ярата. Мин аны терелтәчәкмен, дустым өчен барын да эшләячәкмен! Мин барысы да яхшы булачак дип үз-үземне ышандырдым һәм реанимация бүлегенә атладым. Бик озак итеп табиблар белән аның гомере өчен көрәштек. Ходай тәгалә ярдәме белән Алинәнең гомерен саклап кала алдык, тик... аның аяклары мөстәкыйль

хәрәкәт итүдән мәхрүм иде. Алинә аяклары хәрәкәтсез калуын белгәч акылдан язар хәлгә җитте. Ярый әле, Мараты аны тынычландыра, киләчәккә өметләндерә алды. Баштагы вакытларда бик авыр булды әлбәттә. Тора – бара арба белән тулы канлы тормыш алып барырга өйрәнде Алинә. Ә Марат аңа һәрвакыт таяныч, терәк булды. Элеккегедән дә күбрәк яраталар алар бер-берсен. Без дә гаиләбез белән аларга булышып торабыз, кунакка киләбез. Шулай бәхетле яшәп ятабыз! Балаларыбыз да буйга җитеп без укыган җиргә укырга керергә хыялланалар. Безнең юлдан китәбез диләр. Алинәнең кызлары әниләрен бик яраталар, аңа булышалар. Тормышлары бик матур , бик күркәм. Алинә инвалидлар арбасында булса да, үзенә шөгыль таба алды. Ул интернет аша бизнес белән шөгыльләнә, табиб буларак интернет аша авыруларга ярдәм итә. Кемгәдер үзенең кирәк булуы аңа көч бирә.

Сез дә авыр чакта бирешмәгез , нинди генә очракта да кеше булып кала белегез!

 

Туган телем. Әминә Мөхлисуллина, 3 сыйныф.

Туган телем, газиз телем
Минем өчен кадерле.
Телен онытканнарга син
Үпкәлисендер төсле.

Әтием дә, әнием дә
Үз телләрен ярата:
-Туган тел һәрчак кирәк,-дип
Безгә алар аңлата.

Әбием дә, бабаем да
Алардан калышмыйлар.
Туган телне яратканнар
Тормышта югалмыйлар.

Мәктәптә дә аңлаталар
Туган тел кирәклеген.
Телен белүе күрсәтә
Укучы зирәклеген.

Шулай дусларым, әйдәгез
Өйрәник газиз телне!
Саф туган телдә сөйләшеп
Каршылыйк киләчәкне.

 

Туган телем-күңел нурым. Гафиятова Мөслимә Алмаз кызы, 8 сыйныф.

Туган телем-күңел нурым,
Син бит минем яшәү моңым.
Эчәр суым, сулар һавам,
Җырланачак синдә җырым.

Борынгыдан килгән телнең
Тамырларын беркем чапмас.
Кагылса да, сугылса да
Утта янмас, суда батмас.

Күңелләрнең нечкә кылын
Чиртә бары туган телем.
Бишек җыры аша кергән
Мәнге үлмәс якын телем.

Безнең халык, горур халык
Яклар һәрчак туган телен.
Чәчәк атсын, җимеш бирсен
Җанга якын татар телем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев