19 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Яшь каләмчеләр – бездә кунакта
Мәктәп укучылары арасында яшь каләм ияләрен барлау, аларны ачыклау максатыннан «Каурый каләм» иҗат бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгегә юлланган язмаларның иң уңышлы дип табылганнары газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда да урнаштырылып барыла. Әлеге бәйге кысаларында яшь иҗатчылар белән якыннан аралашу, тыгыз элемтә булдыру, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлау максатыннан редакциябездә очрашулар да оештырыла. Бүген Тимершык, Иске Мичән, Олы Арташ, Югары Симет, Олы Кибәче мәктәпләре укучылары һәм укытучылары газетабызның эшчәнлеге белән таныштылар.
-
20 ноябрьгә һава торышы
20 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар явачак. Кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, көндез -3..+1˚ градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
-
Россия авыл хуҗалыгы үзәгендә нинди үсемлекләрне янәшә утыртырга ярамау турында сөйләделәр
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина нинди үсемлекләрне башка үсемлекләр белән янәшә утыртмаска кирәклеге, ә ниндиләрнең бер-берсе янәшәсендә рәхәтләнеп үсә алулары турында сөйләде.
-
Как уменьшить патент на сумму страховых взносов?
Предприниматели на патентной системе налогообложения могут уменьшить стоимость патента полностью или частично на сумму исчисленных и уплаченных в периоде действия патентов обязательных страховых взносов и пособий. Предприниматели без наёмных сотрудников могут уменьшить налог до нуля. Индивидуальные предприниматели с наемными работниками могут уменьшать стоимость патента максимум на 50%.
-
Тормышыннан ямь табып яши
Язмыш бит ул һәркемгә төрлечә бирелә. Кемнедер саулыгы-байлыгы гомере буена озата бара, кемнәргәдер бу бәхет өлешләп кенә бирелә. Шулай булуга карамастан, тәкъдиренә риза булып, үзен бәхетле санап, булганына шөкер итеп яшәүче кешеләр аз түгел арабызда. Авылдашым Мәүлит абый Минкәбиров – шундыйлардан.
-
Казанда метанол белән агуланган студентларның берсе үлгән
Комада ятучы кыз бүген иртән вафат булган.
-
Ковид белән вәзгыять ничек?
Район үзәк хастаханәсеннән 17 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, ел башыннан Cоvid-19 белән авыручылар саны 2074 кеше, шул исәптән пневмониядән дәваланучылар 1167 кешене тәшкил итә. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән 69 кеше авырый, стационарда - 22 кеше һәм амбулатор 47 авыручы исәпләнә. Район буенча барлыгы 14519 кеше вакцина ясаткан (бу прививка ясатырга тиешле халыкның 63 проценты, күмәк иммунитет булдыру өчен 80 процент ясату мөһим).
-
Явлаштау урта мәктәбе укучылары иҗаты
Сыналган мәхәббәт. Камилә Хабибуллина, 9 сыйныф.
-
Иштуган авыл мәдәният йортында “Барлык чирләрдән файдалы" дигән киңәш сәгате үткәрелде
Чара башында сәнгать җитәкчесе катнашучыларны дару үләннәре турындагы әдәбият-җыентыклар, шулай ук дару үләннәре белән таныштырды, дару үләннәре дөньясына кыскача экскурсия үткәрде һәм танып-белү өчен тематик фильм күрсәтте. Катнашучылар, үз чиратында, дару үләннәре белән дәвалау буенча үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яраткан чәйләре турында сөйләделәр. Аннан соң катнашучыларга төпле киңәшләр бирелде, алар сәламәтлек белән бәйле барлык сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмә барлык катнашучыларга күңел күтәренкелеге бирде. Чара ахырында викторина үткәрелде.
-
Хушлашу сүзе
Миңгәр авылында яшәп, гыйбрәтле һәм мактаулы хезмәт юлының соңгы 6 елында Росгосстрах Иминият җәмгыятенең Саба филиалында страховой агент булып эшләп лаеклы ялга киткән олуг ветераныбыз НОГМАНОВ РӘФХӘТ НОГМАН УЛЫНЫҢ вафат булуы сәбәпле, хатыны Кифая апаның, улы Фердинандның, кызлары Ләйлә белән Энҗенең, аларның гаиләләренең, оныкларының, якыннарының олы кайгысын уртаклашам.
-
Берсе кайта, икенчесе китә...
Бу көннәрдә призыв яшендәгеләрне Россия кораллы көчләренә хәрби хезмәткә алу үзенең югары ноктасына җитте. Кичә район хәрби комиссариатына 19 ноябрьдә армиягә китәчәк 10 егетнең әти-әниләрен чакырганнар иде. Шуларның 6сы – Саба районыннан.
-
Татарстанлыларга җәмәгать транспортында QR кодлар тикшерү ничек алып барылачагы турында сөйләячәкләр
«Медотвод» белән җәмәгать транспортына кертерләрме, пассажирларның QR-кодларын тикшерү ничек һәм кем тарафыннан алып барылачак - ТР яшәүчеләренең бу һәм башка сорауларына "Җәмәгать транспортында QR-кодлар турында" туры эфирында җавап бирәчәкләр.
-
Фестиваль лауреатлары булдылар
Татарстанда “Наше время-Безнең заман” IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале төгәлләнде. Фестиваль призерлары арасында “ЭПУ Сабагаз” идарәсе хезмәткәрләре Илназ Сафин һәм Алмаз Вахитов та бар. Егетләр “Газпром трангаз Казань” җәмгыятенең “Фаворит” хореографик коллективы составында парлы биюдә чыгыш ясап, 1нче Дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начараюы фаразлана
Шимбә һәм якшәмбе, 20 һәм 21 ноябрь көннәрендә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.