Берсе кайта, икенчесе китә...
Бу көннәрдә призыв яшендәгеләрне Россия кораллы көчләренә хәрби хезмәткә алу үзенең югары ноктасына җитте. Кичә район хәрби комиссариатына 19 ноябрьдә армиягә китәчәк 10 егетнең әти-әниләрен чакырганнар иде. Шуларның 6сы – Саба районыннан.
Курсабаш авылыннан Гөлшат Нәгъмәтова икенче улы Айназны солдатка озата.
“Кем әйткәндәй, берсе кайта, икенчесе китә. Әле 23 октябрьдә генә Йошкар-Олада хезмәт иткән Айратыбыз кайткан иде. Хезмәттән бер дә зарланмады, гомумән, андый егет түгел ул. Армия аны тагын да чыныктырган. Айназ да, кая гына эләксә дә, сынатмас дип уйлыйбыз. Исән-сау гына булсын”,–ди әни кеше. Саба аграр көллиятен тәмамлаган Айназ үзе дә шушы фикердә. “Армиягә бару, һичшиксез, кирәк. Бер ел үтә дә китә, дөнья күреп, тормышка бар яктан да әзер булып кайтасың”,– ди ул.
Сабадан Фидаил Мингалиев та икенче улын армиягә озата. Ул үзе хәрби бурычын Ерак Көнчыгышта үтәгән. Ранилләре, аны да узып, Камчаткага кадәр барып җиткән.
“Бик озын юл үтәсе булды диюдән башка сүз әйтмәде. Мин үзем хәрби частька 15 тәүлек бардым, шофер булып хезмәт иттем. Данилдән дә, бармыйм дигән сүз ишетмәдек. Теләп китә, илне сакларга кирәк бит инде”,– диде Фидаил.
Хәрби комиссариатның призыв буенча бүлеге начальнигының өлкән ярдәмчесе Айгөл Ганиева һәм Гөлнара Манихова әти-әниләргә солдат биштәренә нинди гигиена әйберләре, продуктлар гына салынырга тиешлеген, җыелу пунктында ПЦРга, наркотик матдәне ачыклауга анализ алу, медицина комиссиясе узу, өч экземплярдагы (2се – әти-әнигә) сим-картаны куллану тәртипләрен аңлаттылар, сорауларына җавап бирделәр.
“Улларының тестлары барысыныкы да тискәре булыр дип ышанабыз. Армиягә китәсе кичтә баш авыртып тора икән, бернинди көчле тәэсир итүче дарулар эчәргә ярамый. Ул анализда күренәчәк, шуның аркасында комиссия узу тоткарланачак”,– дип аңлатты Айгөл Ганиева.
Шулай ук армиядә хезмәт итеп кайткан егетләрнең ковидка сертификатларын дәүләт хезмәтләре порталына кертү кыенлыклары турында да сүз булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев