Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарның тотып карыйсы килә

Менә тагын Изге Болгар җыенына барыр көн җитте. Алла боерса, иртәгә мөфтиләребез, күренекле дин әһелләребез, дәүләт эшлеклеләребез белән бергә меңнәрчә өммәттәшебез, борынгы болгар бабаларыбыз ислам кабул иткән җирләрне гизеп, хәрабәләргә орынып, тәүбә кылып кайтачак.

Сер түгел, Болгар җиренә баш ияргә баруны шик астына алучылар, ел саен билгеләнгән бер көнне шунда җыелу динебезгә яңалык кертү булмасмы, анда ел саен бару мәҗбүри түгел, биш-ун елга бер тапкыр барсаң да ярый, кайберәүләр шуны хаҗ дип, әҗер алам, дип хаталанырга мөмкин, халык шуңа ияләнеп китсә, шунда барып кына тәүбә кылабыз, дисә, моның ширеккә, бер бидгатькә әйләнүе ихтимал, диеп хафаланучы дин әһелләребез дә бар.

 
– Болай шөбһәләнергә җир­лек бармы соң? “Әлеге хәзрәт­ләрнең борчылуын аңлыйм мин. Чынлап та, Казан ханлыгы җи­мерелгән вакытларда, соңрак Патша Россиясендә, СССРда яшә­гәндә дә, Мәккә, Мәдинә җир­ләренә барып хаҗ кылу бик сирәк, бик хәлле кешеләргә генә мөмкин булганга, халкыбыз үзен, Болгарга өч мәртәбә барып кайту кече хаҗ кылуга тиң, дип юаткан. Һәрхәлдә, изге Болгар җиренә татарлар гына түгел, башкортлар да баш ияргә килгән. Якын-тирәдән генә түгел, меңәр чакрым ерак­лыктан да милләттәшләребез килеп бу җирләрдә дога кылып китүне бурычы, күңел таләбе санаган. Шушы рәвешле халкыбыз иманын саклаган, тәкъвалыгын арттырган. Билгеле, тәүбә кы­луның аерым урыны юк. Теләсә кайда, теләсә кайчан тәүбә итсәң дә, артык булмас. Моны халкыбыз яхшы беләдер дип уйлыйм. Һәрхәлдә, җыеннарда кешеләргә без менә шуларны аңлатабыз да инде. Аннан килеп, өммәттәш­ләребез кайдадыр бергә җыела икән, нигә җәмәгатьтән аерылырга? Килешмәгән, үзгә фикерләрең бар икән, шунда ук аны халык хөкеменә чыгару өчен бер форсат та бит әле Болгар җыены”, – диде безгә бу уңайдан Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.

 
– Изге җирләре күп татарның. Билгеле, изге җир дигәндә без беренче чиратта барып гыйбадәт кыла торган урынны түгел, тарихи урыннарны күздә тотабыз. Килеп хөрмәт итә, карап, чистартып торыла торган урыннар дигәндә, мин беренче чиратта зиратларны чишмәләрне әйтер идем. Мөгаен, Татарстаныбызда изге чишмә дип йөртелүче кизләве булмаган бер район да юктыр. Биләрдәге изге чишмә алар арасында иң мәш­һүредер, мөгаен. Бу урыннарны кадерләп, карап тору тарихи хәтеребезнең исән икәнлеге турында сөйли. Нишлисең, моның киресен сөйләүче фактлар да бар. Әйтик, бер гасыр элек тарихчыбыз Әхмәров Тәтеш районындагы борынгы Әтрәч зиратының мөшкел хәлдә булуы, кабер ташлары арасында сыер көтүе йөрүе хакында язып калдырган. Варислары оныткач, абзар-каралты­ларының нигезенә салу өчен кабер ташларын алып китәләр, дип күрше халыкларга дәгъва бел­дерү урынсыз, әлбәттә. Тарихи ядкарьләргә, изге урыннарга ихтирам уяту тәрбия чарасы, яшь буында милли, тарихи үзаң формалаштыру ысулы буларак та мөһим. Инде Болгарга килгәндә, ул безгә икеләтә – тарихи яктан гына түгел, ислам дине кабул иткән урын буларак та кадерле. Суга төкермә, авызыңа кутыр чыгар, баканы үтермә, сыерың үләр, дип өлкәннәребез балаларны табигатькә сак карарга, җан ияләренә рәхимле булырга чакырган. Кызганыч, бу нәсый­хәтләр онытылып бара, – дип белдерде үз чиратында Ислам дине кабул итүнең мең еллыгы исе­мендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин. Әлеге мәдрәсә хез­мәткәрләре соңгы елларда мил­ләтебез, динебез өчен кадерле булган урыннарның маршрутын билгеләгән буклетлар нәшер итеп бик күркәм эш башкара. Әлеге изге урыннарны туристлык маршрутларына керттерәсе иде, дип хыяллана алар хәзер.


– Без – татарлар өчен изге җир­­ләрнең иң әһәмиятлеләре – Идел-йорт һәм Алтай. Билгеле, һәр татар төбәгендә изге­ләш­терелгән истәлекле урыннар бар. Әйтик, себер татарларында астаналар – изгеләр, әүлияләр күмелгән урыннар аеруча хөрмәт ителә. Республикабызда да изгеләр каберлеге дигән урыннар шактый күп очрый. Казаныбыздагы Сөем­бикә манарасы, Болгардан әллә ни ерак булмаган Хуҗалар тавы... Саный китсәң, байтак кына бездә халык элек-электән изге санаган урыннар. Әмма тарихи күзлектән караганда, зур татар җирләрен күздән кичергәндә, Татарстан белән генә чикләнә алмыйбыз, – дип исәпли әлеге җә­һәттә тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков.


Сер түгел, изге җирләребез дигәндә, барып күрүне генә түгел, тотып-татып карауны да күздә тота халкыбыз. Шуңа күрә дә, татар тотып карамыйча ышанмый, ди ул. Изге теләк теләп, дога укып эчкән шифалы сулар ничек инде сихәт бирмәсен! Сиңа хәтле меңнәр сыйпап узган чал ташларга ничек инде орынмыйсың! Аларда бит бәгырь төпләреңә күчәчәк хәтер күзәнәкләре саклана.

Фото: tatar-inform

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев