Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дин кабул иткән кеше ни сәбәпле кыек юлга кереп китә?

Дин кабул иткән кеше ни сәбәпле кыек юлга кереп китә? Адашканнарны туры юлга бас­тырып буламы? Моның өчен ниләр эшләргә кирәк? Берничә көн элек башкалабызда уздырылган, кискен дини карашлыларны җәмгыятебезгә кайтару тәҗрибәсенә багышланган халыкара гыйльми-гамәли конференциядә дәүләт, дин әһелләре, галим-голәмә әлеге сорауларга җавап эзләде.

Дингә төрле кеше төрлечә килә. Кемдер сабый чактан дини тәрбия алып, әби-бабасыннан, әти-әнисен­нән күреп намазга баса, Раббыбыз кушканнарны үтәп барырга тырыша. Кемдер рухи эзләнүләр нәти­җәсе буларак кабул итә. Хәтта кайберәүләр, әүвәл – христиан, аннан будда диненә керә, алай да канәгатьләнмичә, борчыган сорауларына ислам динендә җавап таба. “Динне авырайтмагыз”, – дигән Пәйгамбә­ре­без. Дөрес, дин әллә ни җиңел дә түгел. Тормыш бит: сораулар туып тора. Әнә һәртөрле дини секталарга эләгеп тәүбә иткәннәр беравыздан диярлек: “Мәчет имам­нары белән ачылып сөйләшеп булмый, алар һәрвакыт каядыр ашы­га, ансат кына ислам дине өй­рәнерлек чыганаклар юк”, – дип зар­лана. Имамнар, чынлап та, бик мәшгуль булырга, гаиләсен тоту өчен башка эшләр белән дә шө­гыль­ләнергә мөмкин. Әмма хәзер дини чыганаклар бик күп, тырышып эзләргә, очраклы кешеләр тәкъ­дим  иткән брошюра-китап­чык­ларны түгел, Коръәннең үзен укырга кирәк.


– Республикабызда хизбуттәһ­рир идеологиясе киң таралган. Яңа гына дин кабул иткән егетләребез юлында нишләптер беренче булып хизбуттәһрирчеләр очрый. Бәлкем алар бик актив булганга шулай килеп чыгадыр. Дини белеме бик аз, бик түбән булган егетләр, ислам – хизбуттәһрир инде ул, дип уйлый башлый. Йә тоткынлыкка эләккәч, шулар йогынтысында дингә килә. Исламны алай ук җиңел дип уйларга, кешеләрне мөселманнарга һәм кәферләргә генә бүләргә ярамый. Кыскасы, дөнья ак һәм кара төс­ләр­дән генә тормый, – дип сөйли әнә заманында үзе таблигчыларның бер лидеры булган, хәзер ТР Фән­нәр академиясе каршындагы Ислами тикшеренүләр үзәге хезмәткәре булып эшләүче Закир Шарыпов.


– Ниндидер төркемгә керергә теләү мөселманнарның берләшер­гә, тагын да активрак яшәргә омтылуын аңлата түгелме соң? – дип сорадылар аңардан җыелыш барышында. “Әгәр мөселманнар арасыннан бер төркем аерылып торырга, үзләренә аерым бер исем бирергә, әмир-остаз сайларга, ниндидер девиз-шигарьләр белән чыгыш ясарга җыена икән, бу инде – нормадан чыгу дигән сүз. Безгә Раббыбыз биш вакыт намаз, ураза, зәкәт, хаҗ, бер Аллаһка ышану бир­гән.  Шул җитә. Яшерен җыелыш­лар, аулак очрашулар яхшыга илт­ми”, – дип җавап бирде ул.


Закир әфәнде берничә фикер­дә­ше белән КФУдагы Ислами белем бирүне үстерү буенча ресурс үзәге каршында “Диалог” мәгъ­лүмат-киңәш бирү үзәге оештырып җи­бәр­гән икән. Әлеге үзәкнең эшчән­леге хакында оештыручы­лар­ның берсе, Казан шәһәре башкарма комитетының миграция һәм иҗти­магый берләшмәләр секторы белгече Фәридә Хәсәнова чыгыш ясады. “Без ышаныч телефоны булдырдык. Теләсә кем секталарга кагылышлы сораулары булса, дини-рухи сорауларына җавап таба алмаса, безнең 89270442300 телефонына шылтырата ала. Дөрес, әле безне бик яхшы белеп бетермиләр. Шулай да ике ел эшләү дәверендә йөз илледән артык очрашу-киңәшү булды. Шылтыратучылар да, кинода күргәнгә, урамда яки башка җирдә танып, турыдан-туры да мө­рәҗәгать итүчеләр дә бар”, – ди ул. Үзәк хезмәткәрләре сектага эләк­­кәннәрнең гаиләләре, утырып чыкканнар белән эшлиләр, хизбут­тәһ­рирчеләрнең карашларын аң­ла­тып, фаш итеп бирүче роликлар да чыгаралар икән. Ни гаҗәп: теге яки бу сектадан чыкканнан соң, аптырап калган, кая барып бәрелергә белмичә   йөргән мөселманна­ры­быз да аз түгел. “Хизбуттан чыккач, кая барырга инде? ДАИШка (Россиядә тыелган оешма – ред.) кушылыргамы, кемгә иярергә соң, дип ике ай баш ваттык, интернетта “утырдык”, – дип таныган шундый гаҗиз кал­ганнарның берсе. Мондый чакта, билгеле, белемле, укымышлы имам­нар, психологлар бе­лән ки­ңәш-табыш итү зарур.


Бу уңайдан күпләргә Германия тәҗрибәсе ошады. Анда балалары секталар ятьмәсенә эләккән әни­ләр­нең интернетта бердәм социаль төркеме бар икән. Андагы әни­ләр бер-берсе белән даими мәгъ­лүмат алмашып тора. Әйтик, “Ра­дикальлә­шүнең беренче бил­ге­ләре“ дигән темага фикер алыша (башка, кече­рәк яшьтәге балаларың эләкмәсен өчен дә кирәк бу). Радикальләшү очракларын кисәтү, искәртү максатында, Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә китап­чык-кулланмалар нәшер итү дә файдалы, дигән нәтиҗәгә килгән алманнар. Безнең әти-әниләргә дә радикальләшүнең беренче бил­геләрен белеп тору комачауламас иде, әлбәттә.


Кискен дини фикерләр таратучыларны җәмгыятькә кайтарып буламы соң? Әлеге максатта АКШта, Англиядә, гарәп иллә­рендә имамнарны, психологларны җәлеп итәләр. Тулаем үзен акламаса да, һәр тоткынга күре­некле имамнар, абруйлы аксакаллар арасыннан шәхси остаз билгеләүдән дә отышлырак ысул юк, дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр.


– Кеше бик үҗәт, киресенә каткан икән, аны үзгәртү бик кыен. Әгәр ул ун-унбиш ел хизбуттәһ­рирчеләр сафында йөргән икән, аны үзгәртим дисәң, ничек тә тәнкыйди фикерли башлавына ирешергә, күңеленә, ялгыш юлдан барам түгелме соң, дигән шик салырга тырышырга кирәк, – дип тәкъдим итә Закир Шарыпов.

Фото: https://pixabay.com | chidioc

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев