Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бәрәңгенең бәрәкәте – гошердә

Сентябрь – көзге муллыкның бакча-кырлардан базларга, амбарларга күчкән мәле. Бу ай өммәттәшләребез өчен көзге уңыштан гошер җыю белән дә күрекле. Башка еллардан аермалы буларак, быел Татарстан Диния нәзарәте моның төгәл көнен билгеләде: 29 сентябрьне республикабызда гошер бәйрәме дип игълан итте. Шушы уңайдан районнарга шылтыратып, сездә гошер җыю ничек оештырыла, дип кызыксындык.

Сораштыруны гадәттәгечә Балтач районы имам-мөхтәсибе Җә­лил хәзрәт Фазлыевтан башладык. “Заманында мәрхүм Вәлиулла хәз­рәт Якуб, гошер ул – исламның намаздан соң килгән биш баганасыннан берсе, зәкәтнең бер төре, сентябрь азагында шуны билгеләп үтик әле, дип тәкъдим ясаган иде. Без бу бәйрәмне ике дистә еллап элек Арча районының Хәсәншәех авылында, Готыф хәзрәт белән сөйләшеп, күмәк төстә уздыра башладык. Ул көнне бер “КамАЗ” машинасы бәрәңге җыеп, Казанга, Ислам дине кабул ителүнең мең еллыгы мәдрәсәсенә озаткан идек. Икенче елны без аны – үзебезнең Алан авылында, өченче елны Кукмара районының Ядегәр авылында күркәм генә оештырдык. Шушылай халыкка әкрен генә кереп китте. Җыелганын мәдрәсәләргә, мәк­тәпләргә, ятимнәр, картлар йортларына илтәбез. Быел бу чарага байтактан керештек. РИУга да, “Госмания” мәктәбенә дә бирдек. 40 тонна чамасы бәрәңге җибәр­дек. Кишер, суган, чөгендер ки­те­рүчеләр дә юк түгел. Бу җомга намазында барыбер, ишетми-ис­кәртми калучылар булуы ихтимал дип, гошер бирү кирәклеген кабат халыкның исенә төшерә­чәкбез. Берән-сәрән китереп торсалар да, бездә нигездә гошер җыелып бетте дияргә мөмкин. Аны мәчеткә китерү мәҗбүри дигән сүз юк. Кемнеңдер шәһәрдә мохтаҗ туганнары, танышлары бардыр. Зәкәт алтын-көмештән, җанлы малдан чыкса, су сиптерми үстергән уңыш­ның уннан бере, су сибеп үс­тер­гәннең егермедән бере гошер итеп бирелергә тиеш. Гошер җыюда Казан артыннан Арча, Кукмара, Саба мөхтәсибәтләре яхшы эшли”, – дип сөйләде ул безгә.


Карабаштан – кәбестә


– Дини яктан да, болай да бик күркәм гадәт бу. Без бу чараны инде берничә ел күмәк төстә уздырып киләбез. Көз җитә башлауга, мәгълүмат чараларында, вәгазь­ләр­дә, гошер җыя башладык, дип әйтә-искәртә башлыйбыз. Бездә зур гына Карабаш бистәсе бар. Анда намаз укый торган мөселман егетләре яхшы гына эшли. Былтыр алар гошер итеп ун тонналап кәбестә бирде. Бераз гына бәрәңге дә җыелды. Безгә Әлмәт мәдрәсәсе һәм Ютазыдагы “Фәнис” мәдрәсәсе якын. Аларга илттек. Үзебезнең шәһәрдә ел дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Хәзрәтләрне, өл­кәннәрне җыеп укытабыз. Балаларны дүрт тапкыр, каникул вакытында җыеп, укытып-уйнатып, дә­ресләр үткәрәбез. Шунда аларны сыйлыйбыз. Менә Өлкәннәр көне уңаеннан, якшәмбе ветераннарны җыячакбыз, көзге муллык белән сыйлаячакбыз, мохтаҗлары­на таратачакбыз. Без быел иртәрәк игълан иттек: кем – кабагын, кем – кишерен, кем бәрәңгесен китерә. Әле менә кичә Карабаштан кәбестә белән бәрәңге алып кайттык, – дип җавап бирде безгә Бөгелмә районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов.


Атналык, айлык


– Без инде моны гошер көне дип кенә түгел, атналыгы, айлыгы дип уздырабыз, сентябрь азагыннан октябрь урталарына кадәр дә­вам итә ул бездә. Һәр авылда имамнар гошер сәдакасы җыя, мөх­тәсибәткә китерә. Без дога кылып, кабул итеп алабыз һәм бер­никадәр тупланганнан соң, яшел­чәләрне мәдрәсәләргә илтәбез, мохтаҗ­ларга таратабыз. Бу җәһәттә безнең Әгерҗе авылы халкы бик актив, бик теләп катнаша. Халык төрлесен – бәрәңге, кишер, чөген­дер, суган, кабак, сарымсагын да бирә, әл­хәмделилла, – дип халкыбызга рәх­мәт укыды Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт.


Әүвәл картлар йортына


– Шөкер, алдан ук Гошер бәй­рәме уздырыласын имамнарга җиткердек. Бу җомгада бөтен мә­хәлләләрдә, мәчетләрдә гошер бирергә кирәклеген, моның фа­зиләтләрен тагын да тәфсилләбрәк аңлата­чабыз, исләренә төше­рә­чәкбез. Инде өч авыл – Нурвахит, Татар Макылы, Введена авыллары мәхәлләләре, гошер сәдакасын җы­еп, картлар йортына илтеп тапшырды. Алар ел да шунда илтә. 11 мәчетебездә дә гошер сәдакалары җыелып бетеп килә. Без ел да җыелган гошер сәдакасыннан Казандагы мәдрәсәләргә, мәчетләргә, Коръән өйрәнү үзәгенә өлеш чыгарабыз. Быел да шуларга илтербез дип торабыз, – дип сөйләде үз чиратында Югары Ослан районының имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җи­һаншин.


Капка төбендә


– Без ел да сентябрьнең соңгы шимбәсендә яки якшәмбесендә гошер җыячакбыз, дип имамнарга хәбәр итәбез. Алар үз нәүбәтендә халыкка аңлата. Табигый, байтак кеше көндез эштә була. Шуңа күрә күбесе гошергә дигән яшелчәсен капка төбенә чыгарып куя. Хәзрәт­ләребез, мөселман егетләр шуннан төяп алып китәләр дә мәдрә­сәбезгә яки мөхтәсибәткә ките­рәләр. Бездә фәкыйрьләрнең, мох­таҗларның исемлеге бар. Мөхтә­сибәтебездә яшьләр бүлеге эшли. Шулар шимбә-якшәмбе чыгып гошерне мохтаҗларга тарата. Кайбер авылларда халык гошерне мәчеткә китерә. Былтыр гошер җыю буенча Балтач районы беренче булса, алардан гына калышып, без икенче урынны алдык. Быел да яшелчә уңышы яхшы булды. Былтырдан калышмабыз дип уйлыйм. Шөкер, базларыбыз тулы. Киләсе елның җәй уртасына кадәр ашарлык бәрәңге, башка яшелчәләр туп­ланды. Бәрәңгедән тыш, халык кабак, кызыл чөгендер, кишер, суганнан да өлеш чыгара. Мәдрәсә­безгә Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан да китерәләр. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, шөкер йөзеннән, халык яшелчәнең бер өлешен гошер сәдакасы итеп тапшырырга тиеш. Халкыбыз моны яхшы тө­шенсен иде. Хәер, Бикмураз, Наратбаш, Кырык Садак, Чәчкап, Килдураз, Кишер Аксуы, Өч Мунча авыл­лары халкы гошер бирү ки­рәклеген яхшы аңлый, – дип белдерде Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев