Авылның киләчәге эшкә бәйле
Берничә көннән башкалабызда җирле үзидарә органнары – муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең унөченче җыены уздырылачак. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән очрашып, ел дәвамындагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясавын, алда нинди эшләр көтүен сораштырдык. Ул сорауларыбызга тәфсилләп җавап бирде.
– Әгъзам абый, әңгәмәбезне уңайсызрак сораудан башлыйм әле. 7 декабрь көнне Татарстан муниципаль хезмәткәрләренең бадминтон буенча спартакиадасында Арча районының Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайфуллин вафат булган. Хәзер социаль челтәрләрдә “диван философлары” әлеге бәхетсезлек очрагын купайтып, җирле үзидарә хезмәткәрләре, үз эшләре белән шөгыльләнәсе урында, спорт уеннары белән мавыга, дип язып чыкты. Янәсе аларны бу гамәлдә катнашырга мәҗбүр итәләр. Югыйсә кәефе, хәле булмаган берәүне дә спорт ярышларында көчләп катнаштырып булмый. Бу ярышларны оештыруның төп максаты – сәламәтлекне кайгыртудыр бит инде?
– Чыннан да, шундый хәл булды. Бик уңган, булган җитәкче иде Илгиз. Әлеге авыл башлыгы булып күркәм генә эшләп килде. Нишлисең, байтак кеше мондый хәлдә калырга мөмкин. Медицина хезмәткәрләре әлеге очракка тромб нәтиҗәсе дигән диагноз куйды. Физкультура, спорт белән шөгыльләнгәндә генә түгел, утырып, хәтта ятып торганда да алып китәргә ихтимал бу чир. Инде спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәләр дигән имеш-мимешләр бернинди кысага да сыймый. Бадминтон – киң таралган уен ул. Аны уйнау җиңел. Билгеле, осталык, физик әзерлек тә кирәк. Бездә спорт белән шөгыльләнүче җитәкчеләр аз түгел. Хәзерге вакытта республикабызда бик күп спорт заллары бар. Анда барып шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур. Әйтик, Илгиз өчен бу уен ят түгел, аның моңарчы да бадминтон ярышларында катнашканы бар иде. Күрәсең, гомере беткән булган. Бу имеш-мимешләрне мин яла ягу дип кабул итәм. Гомумән алганда, һәр кеше исәнлеген үзе кайгыртырга, әйтик, илледән соң сәламәтлеген даими, ел саен тикшертеп торырга тиеш. Хәзер тикшеренер өчен бөтен мөмкинлек бар. Әмма һаман кемдер исәнлегебезне кайгыртырга тиеш дип уйлыйбыз. Чит илләрдә бу мәсьәлә бөтенләй башкача хәл ителә. Һәркем сәламәтлеген үзе кайгырта. Без дә әкренләп моны аңлый башладык. Сүз дә юк: бу очрак – мәрхүмнең гаиләсе, якыннары, безнең өчен зур югалту, фаҗига! Илгизнең ахыр барыр урыны оҗмахта булсын!
– Соңгы елларда халыкның җәмгыять тормышы белән кызыксынуын арттыру, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын, уңайлыгын кайгырту максатында, үзара салым программасы уңышлы кулланыла башлады. Республикабызның кайбер төбәкләрендә 200-300 сумнан җыелышсалар, меңәр сумнан, хәтта артыграк та җыелучылар бар икән. Икенчедән, ничек уйлыйсыз: йөз-ике йөз сумнан гына җыелучылар уртак эшкә салынган бер сумның дүрт сум булып кайтачагын аңламыймы, яисә шактый кысмырмы, әллә инде үзидарә җитәкчеләре файдасын аңлатып бетерә алмыймы, йә булмаса җитәкчеләр, өстән килгән акчаны башка максатларда тотып, халыкның ышанычын югалтканмы?
– Россиядә дә бу программа гамәлдә. Шул ук вакытта үзара салым программасы бездә бик яхшы эшләп килә. Әгәр бөтен Россияне алып карасак, үзара салымның 70-80 проценты безнең республикада җыела. Әле бу атнада гына РФ Федерация Советында булып, сенаторлар белән шушы өлкәдәге тәҗрибәбезне уртаклашкан идек. Анда үзара салымның сыйфатын яхшырту өчен, законнарга үзгәрешләр кертү кирәклеге дә күтәрелде. Мәгълүм ки, һәр үзидарәнең нигезе – бюджет. Шул ук вакытта республикабызда җирле үзидарәләргә бик зур ярдәм күрсәтелә. Бүген муниципаль берәмлекләргә унтугыздан алып кырык дүрткә кадәр вәкаләт бирелгән. Тик аларның бөтенесе хәзерге таләпләргә җавап бирерлек итеп финансланмый. Шуңа күрә әлеге үзидарә салымы – хәл ителмәгән кайбер ихтыяҗларны канәгатьләндерү чыганагы ул. Монда мәҗбүр итү дигән нәрсә була алмый. Халык җыелышларда кул күтәреп яисә референдумда катнашып ничәшәр сумнан җыелышачагын, аны нинди максатларда тотачагын үзе хәл итә. Бишәр йөз, меңәр сум, хәтта ике меңешәр җыйган авыллар да бар. Әйтик, менә Әгерҗе районының Татар Чилчәсе, Лениногорск районының Медведка авылларында икешәр мең сум акча җыярга булганнар. Гадәттә бу акчаларга авыл эчендәге юллар төзекләндерелә, зиратлар әйләндереп алына, урамнарда балаларга уен мәйданчыклары ясала, хәтта моны Бөек Ватан сугышында ятып калган һәм катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл коруга тоткан салалар да бар. Халык моны күреп тора. Сүз дә юк: әүвәлге елларда бу эшне оештыру өчен халыкка бәйнә-бәйнә аңлатырга туры килде. “Без салым да түлибез, нигә җыясыз?” – дип сораучылар да булды. Бер караганда, алар хаклы. Әмма акчаны җиткереп булмый бит. Бер сумның дүрт сум булып кайтуын, бу акчаларга халык күңеленә хуш килә торган эшләр эшләнүен күргәч, ничек хупламасыннар! Хәзер бу гамәл бер күркәм гадәткә әйләнде, дисәм дә арттыру булмас.
– Сер түгел, бөтен җирдә үз һөнәренең осталары эшләргә тиеш. Юрист яки икътисадчы дипломына ия булган җирле үзидарә җитәкчеләренә эшләү ансатрак, диләр. Бу җәһәттә республикабызда хәлләр ничегрәк?
– Мәсьәләне болай кую белән килешеп бетә алмыйм. Оештыру сәләтенә ия булган төрле һөнәр иясе җирле үзидарә җитәкчесе вазифасына алынырга мөмкин. Тәҗрибәсе, эшкә омтылышы зур, уртак тел таба белү сәләте бар икән, нигә алынмаска?! Сүз дә юк, җитәкче кеше икътисад, юстиция өлкәсендә дә хәбәрдар булырга тиеш. Шул ук вакытта белемне күтәрү курслары да эшләп тора. Әйтик, бүген КФУ нигезендә шундый бик күп курслар эшләп килә. Вузларда читтән торып укучылар да бар. Соңгы ун елны алсак, сер түгел, үзидарә җитәкчеләренең күбесе югары белемле түгел иде. Хәзер инде җитәкчеләрнең 80 проценты югары белемгә ия. Алар арасында юрист, икътисадчы белеме алганнар да шактый күп. Аннан килеп, юрист ярдәме кирәк икән, район хакимиятләренең һәрберсендә юридик бүлекләр бар. Җирле үзидарәләр аларга һәрвакыт таяна ала. ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә, даими рәвештә районнарга эш сәфәренә барып, җирле үзидарәләргә, гади халыкка түләүсез ярдәм күрсәтеп тора. Үзебезнең советта да тирән белемле белгечләрдән торган юридик идарәсе бар. Андагы белгечләр дә авыл җирлекләренә булышып тора.
Безнең төп эшебез, төп юнәлешебез – халыкның көнкүреш шартларын яхшырту, уңай шартлар булдыру. Республикабызда 38 республика программасы гамәлдә, федераль программалар эшләп тора. Болар – фельдшер-акушерлык пунктлары төзү һәм төзекләндерү, яхшы юллар булдыру, җирле үзидарә биналары салу... Менә шушы программаларны тормышка ашыру өчен дәүләт тарафыннан ил буенча 47-50 миллиард сум акча тотыла. Болар барысы да халык өчен эшләнә. Халыкның активлыгын арттыру – икенче зур мәсьәлә. Әйтик, авыл хуҗалыгында шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермер хуҗалыклары булдыру өчен дәүләттән шактый зур күләмдә субсидияләр бирелә. Сер түгел, Татарстанда тормыш дәрәҗәсе башка республика-өлкәләр белән чагыштырганда югарырак. Хөкүмәтнең булышуы һәм башлангычларыбызда халыкның актив катнашуы аркасында, шактый күп эшләр эшләнә.
– Авыл җирендә уңай үзгәрешләр күп. Шул ук вакытта кайбер авылларда үз эшен ачарга теләүчеләр ике-өч гаиләдән артмый. Бу хәл үзидарә җитәкчеләренең пассивлыгыннан киләме, әллә инде ул авыллардан үз эшен ачарга сәләтле кешеләр китеп беткәнме? Бәлкем, салымнар нык арткандыр?
– Бүген иң зур проблемаларның берсе – авылны, авыл халкын саклап калу. Сер түгел, сала җирендә халык кими. Россия буенча моның темпы бик зур. Әле бездә, күп кенә социаль объектлар төзү аркасында, бу процесс тоткарлана. Элек тә авыл белән шәһәр арасындагы аерманы бетерү иң зур бурычларның берсеннән санала иде. Утыз ел элек авыл өендә газ, җылы су, бәдрәф булдыру, урамнарга асфальт җәю зур хыял иде. Бүген Татарстанда авыл белән шәһәр арасында аерма юк диярлек. Күп кенә төбәкләр өчен бу – әле дә зур хыял. Хәзер безнең өчен авыл җирендәге төп кыенлык – халыкны эш белән тәэмин итү. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу зарурлыкны кабыргасы белән куя. Муниципаль берәмлекләр башлыкларына: “Хәзер сезнең эш сыйфатын билгеләүнең төп күрсәткече – күпме эш урыны булдырылу”, – дип тәкрарлап тора ул. Чыннан да, соңгы елларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, фермер хуҗалыкларын булдыру максатында, республикабызда күп нәрсә эшләнә. Шул ук вакытта үз эшен ачарга атлыгып торучылар бик күп дип әйтеп булмый. Моның сәбәпләре күп төрле. Документларны рәсмиләштерү катлаулы, бюрократия очраклары шактый күп. Кредит алу өчен бик күп документ тутырасы бар. Җирле үзидарә башлыклары, үз эшен башларга нияте булганнарны җитәкләп диярлек йөртеп, һәртөрле ярдәм күрсәтергә тиеш. Авылларның киләчәге беренче чиратта эш урыннары булдыруга бәйле.
– 2020 елда илебездә кабат җан исәбе алыначак. Җирле үзидарәләр дә бу кампаниядән читтә кала алмыйдыр? Хәтерегездәдер: 2010 елны булган халык саны алу кампаниясендә татарны утыз-кырыкка бүлү ихтималы бар иде.
– Халкыбызның үзаңы үсә бара. Шуңа күрә андый куркыныч юктыр дип уйлыйм. Әнә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов күптән түгел генә Чаллыда уздырылган Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре җыенында бу уңайдан, татарлар – Россиядә сан ягыннан икенче халык, киләчәктә дә шулай булып калыр, дигән ышаныч белдерде. Билгеле, халкыбыз уяу, сак булырга, татарны бүлгәләргә тырышучыларның коткысына бирелмәскә, җае чыккан саен халыкка аңлатырга тиеш. Илебезнең тотрыклылыгы өчен дә мөһим бу.
– Узып барган елда муниципаль берәмлекләрнең иң зур югалтуы һәм иң зур табышы нидән гыйбарәт булды дип уйлыйсыз?
– Үткән ел үткәрелгән XII җыенда куелган бурычларның күбесе тормышка ашырылды. Үтәлеп бетмәгәннәрнең шактые тормышка ашырылып килә. Болар, нигездә, халкыбызның көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән мәсьәләләр. Югалтуларга килгәндә, авыл хуҗалыгында иң зур кыенлыкларның берсе – халыктан сөт сатып алу бәяләренең кимүе. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның сүзләренә караганда, әлеге зыянны акчага әйләндергәндә, ике миллиард ярым сум акча югалтканбыз. Дөрес, хәзер хәл әкренләп яхшыра башлады.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев