Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
Салават Миңнеханов ни өчен клип төшергәндә елаган?
Татар эстрадасының зәвыклы пары Салават Миңнеханов белән Гүзәлем “Әнием” дип исемләнгән җырга клип төшерде. Клипның премьерасы Әниләр көне уңаеннан тәкъдим ителде.
-
“Геройларым - реаль тормыштагы кешеләр...”
Якташыбыз Гөлсинә Галимуллина - «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Мәңгелек ярату», «Карлы миләш тәме», «Кояшлы дала кызы», «Алтын ачкыч» китаплары авторы. Укучының күңелендә нык тәэсир калдыра торган әсәрләрнең сере нидә соң? Бу сорауга Гөлсинә апа Галимуллина үзе җавап бирер.
-
“Күп хәрәкәтләнергә һәм... сәяхәт кылырга!”
Районыбызның сәләтле, креатив яшьләре арасында соңгы вакытта Искәндәр Нурмиев исеме дә еш телгә алына. Әле “ТНВ” каналында чыгыш ясый ул, өлкә газеталарына интервьюлар бирә, соцчелтәрләрдә үз сәхифәсен алып барырга да вакыт таба. Олыяз авылында туып үскән, киләчәген медицина белән бәйләгән якташыбызның төп хезмәтеннән тыш башка төрле шөгыльләре дә күп икән. Бу хакта түбәндәге әңгәмәдә.
-
Taraf — иҗат, илһам, яшәү мәгънәсе һәм музыка рецепты
«Калтырап торучы үлән дә илһамландыра ала». Татарча альтернатив музыка - нәрсә ул? Һәм ул музыканы ясаучылар кем? Безнең якташлар төркеме «Taraf» белән сөйләштек:
-
Кара зонада 81 көн була
26 апрель – Радиация аварияләрендә һәм фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне.
-
Татар дальнобойщигы Назим Галимов: инстаграмны акча өчен түгел, күңел өчен алып барам
Соңгы вакытта сөйләмебездә тагын бер яңа сүз барлыкка килде - блогер. Яшьләр телендә ул күптән кулланышта, ә менә өлкәннәр өчен “моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән” чит ил сүзе генә булып яңгырарга мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов — милли үзаң, киләчәккә ышаныч турында
Балаларыбыз язмышы өчен без җаваплы. Аларны халкыбызның һәм Ватаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү – безнең бурыч.
-
ЯУЛЫК ЯБУ – ИМАННАН
Мөселман дәүләтендә яшәмәсәк тә, урамнарда, җәмәгать урыннарында яулык бөркәнгән, озын итәк кигән хатын-кызларны еш күрәбез. Үткән гасырның 90 еллар башында дин иреге бирелгәч, шәригатьчә киенүче гүзәл затларыбыз Аллаһы Тәгалә юлында булуларын әнә шулай иркен рәвештә, курыкмыйча белдерә башладылар. Әмма моңа сокланып караучылар белән бергә, каршылыклы фикер белдерүчеләр дә күп булды: дингә мөнәсәбәтеңне тышкы кыяфәт белән күрсәтәсе түгел янәсе, калебең чиста булсын, иманлы булуың йөрәгеңдә, җаныңда чагылсын. Анысы шулай. Әмма дин галимнәре әйтүенчә, шәригатьчә киенү - мөселманлыкның бер билгесе, Аллаһы Тәгаләгә ышану сүз белән генә түгел, гамәл белән исбатланырга, чын тәкъва кешеләр мөселманча киенү кирәкме, кирәк түгелме дигәнне сорау астына куярга тиеш түгелләр. Түбәндә без хиҗаб мәсьәләсендә кайбер райондашларыбызны сораштырдык. Фикерләрен сезнең белән дә уртаклашабыз.
-
Исем алыштыру – гаеп эш түгел
Мөгез чыгарырга ярата да инде кайбер кемсәләребез. Әти белән әни кеше үз исемнәрендәге беренче иҗекне ала да моңарчы булмаган исем ясый. Югыйсә СССР төзелгәннең беренче елларында Мэлс кебек исемнәр уйлап табып (Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин исемнәренең беренче хәрефләре), башсызлык ярышында беренчелекне күптән яуладылар инде. Ислам дине әһелләре исем кушу, ошап бетмәсә, ямьсез булса, алыштыру мәсьәләсенә ничек карый икән? Әлеге сорауга башкалабыздагы “Бишбалта” мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакый җавап бирде.
-
Репетитор яллау мәктәпнең дәрәҗәсен төшерә
Киләсе елда “Бердәм Россия” партиясен нинди эшләр көтә? Татарстан Дәүләт Советы рәисе Яңа ел көнне ял итәме? Фәрит Мөхәммәтшинның оныгы кайсы фәннәрне яратып укый?
-
Илфар Кәримов: “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең дәрәҗәсе елдан-ел арта
2019 елның 14 декабрь көнендә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.
-
“Шашлыктан да букет сорыйлар”
Хәзер роза, лалә белән генә берәүне дә гаҗәпләндереп булмый. Чәчәк бәйләменең исни торганына түгел, ә ашый торганына ихтыяҗ күбрәк икән бит.
-
Белмичә кылынган гөнаһлар кичереләме?
Без, авыл балалары, әбиләрдән, әстәгъфирулла тәүбә, дигәнне еш ишетеп үстек. Ярамаган сүз әйткән яки гамәл кылган кешене “төзәл, тәүбәгә кил”, дип чакыралар иде. Хәзер ул сүз яңгырамый да диярлек. Юкса адәм баласы кайсы гына заманда да хатадан, кимчелекләрдән хали түгел. Бу уңайдан Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә кордык.
-
Илфак Шиһаповның кызы: “Бу китап белән әти яңадан туган кебек булды”
Зәринәнең кулында – “Кеше эзлим” дигән китап. Үзе елмая, үзе ашыга-ашына нидер сөйли – дулкынлануы йөзенә чыккан. “Бу китап белән әти яңадан туган кебек булды”, – ди. Төс-кыяфәте, холкы, хәтта сөйләү манеры белән дә әтисенә тартым кыздан мондый сүзләр ишетү әллә нишләтә икән. Син ушыңны җыярга да өлгермисең, ул инде сине Илфак Шиһапов дулкынына ялгап өлгергән була. Гап-гади бер истәлек, бер мизгел һәм синең күз алдында вакыйгалар җанлана
-
“Бөтен чир нервыдан, диләр. Алай гына түгел…”
Оста остеопатлар йөри алмаган кешеләрне дә аякка бастыра. Башкалар, өметсез, дип әйткән авыруларда яшәүгә өмет уята. Татарстанда остеопатия хезмәтен булдырган, Казан медицина академиясенең неврология кафедрасы профессоры Васил Зиатдинов белән замана чирләре хакында сөйләштек.