“Геройларым - реаль тормыштагы кешеләр...”
Якташыбыз Гөлсинә Галимуллина - «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Мәңгелек ярату», «Карлы миләш тәме», «Кояшлы дала кызы», «Алтын ачкыч» китаплары авторы. Укучының күңелендә нык тәэсир калдыра торган әсәрләрнең сере нидә соң? Бу сорауга Гөлсинә апа Галимуллина үзе җавап бирер.
-Гөлсинә апа, Милли китапханәдән иң күп алынган татар китаплары арасында сезнең "Кояшлы дала кызы" китабы беренчелекне яулады. Популярлыкның сере нидә?
-Милли китапханә буенча минем "Кояшлы дала кызы" иң популяр китаплар исемлегенә кергәнен "Бизнес-онлайн" газетасыннан укып куандым. Төп героем Сания – репрессия корбаны, ул сөргенгә куылган гаиләдә туа. Алар 26 ел Кыргызстанда яшиләр. 1953 елда хезмәт лагерьларына куылган кешеләрне акларга дигән указ чыккач, туган яклары Баулыга кайталар.
Әсәрләремнең популярлыгының серен сорыйсыз: тормышта үз йөзләрен югалтмыйча, кешелек сыйфатларын саклап яшәүче милләттәшләремне әдәбият югарылыгына күтәрәм. Барлык геройларым да реаль тормыштагы кешеләр.
- Сезнең "Алтын ачкыч" китабында дин темасына игътибар бирелә. Ислам динен тоту сезнең тормышта зур роль уйныймы?
-Әнинең еш кабатлый торган сүзе: "Тәүфыйк белән бәхет бергә йөри. Игелекле гамәлләр кылып яшәргә күнегеп үссәгез, үз изгелегегезнең җимешләрен җыеп яшәрсез". Күңелеңдә изге хиснең тамыры булырга тиеш. Китапларымда да тормышның бумеранг икәненә зур урын бирәм.
-Сезнең иң соңгы чыккан китапларның берсе – "Мәңгелек ярату" повесте. Әлеге китапның икенче кисәге дә дөнья күрәчәкме?
-"Мәңгелек ярату" китабын мин язмадым, редакцияләп, әдәби сюжетка салып, китап итеп чыгарырга ярдәм иттем. Икенче бүлеген ихлас күңелдән яратып яза башлаган идем, Камил Гатин тормышында минем өчен бөтенләй көтелмәгән, гомумән, минем акылым кабул итә алмый торган борылыш булды. Икенче бүлеген язуны туктаттым.
-Яхшы әдәби әсәрнең сере, сезнеңчә, нәрсәдә? Кайсы татар әдипләренең китапларын яратып укыйсыз, үрнәк аласыз?
-Татар әдәбиятында иң яратып укый торган язучым – Габдрахман Әпсәләмов. Әсәрнең көче – аның актуальлегендә! Ничә буын алышынган, Әпсәләмов геройларының эчке дөньясының дөреслеге, гаилә кыйммәтләре бүгенге көндә дә шулай дәвам итә. Бүгенге укучыга да Әпсәләмов әсәрләре намуслы яшәү үрнәге күрсәтә.
-Сез социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып барасыз. Бу шөгылегез язучылык эшенә ярдәм итәме, табыш китерәме?
- Социаль челтәрләрдә дөнья хәлләре белән таныш булу миңа журналист буларак кирәк. Яңа китапларым басылгач, даими укучыларым белән аралашабыз. Мин блогер түгел, булырга да теләмим. Журналист кеше – мобиль булырга тиеш, бу – заман таләбе.
-Гөлсинә апа, сез күп санлы проектларны тормышка ашырасыз. Бу хакта тулырак сөйләп китегез әле.
-2016-2017 елларда мине Европада яшәүче татарлар очрашуга чакырды. Брюссельдә, Парижда, Испаниядә китапларымны укучы татарлар белән очрашулар булды. Күңелдә гомерлек хатирәләр калды. 2016 елда туган авылым Эзмә урта мәктәбендә "Иң белемле укучы" проекты булдырдым. Уку елы дәвамында иң күп “бишле” билгесе алган укучыларга бирәм. Үзем укыган журналистика факультеты белән дә тыгыз элемтәдә торам. 2018 елдан студентлар өчен яңа проект булдырдым. Сессиясен яхшы билгеләренә тапшырган һәм матбугатта иң актив катнашучы студентларга тапшырам. Шушы елны Саба аграр көллияте белән дә иҗади күпер салынды. Биредә "Иң яхшы бизнес-план" ясаган студентларны бүләклим.
-Тел мәсьәләсенә карашыгыз ничек?
-Тел яшәсә – милләт яши. Телсез милләт була алмый бит!
Эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт!
Айлия Хаҗиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев