“Күп хәрәкәтләнергә һәм... сәяхәт кылырга!”
Районыбызның сәләтле, креатив яшьләре арасында соңгы вакытта Искәндәр Нурмиев исеме дә еш телгә алына. Әле “ТНВ” каналында чыгыш ясый ул, өлкә газеталарына интервьюлар бирә, соцчелтәрләрдә үз сәхифәсен алып барырга да вакыт таба. Олыяз авылында туып үскән, киләчәген медицина белән бәйләгән якташыбызның төп хезмәтеннән тыш башка төрле шөгыльләре дә күп икән. Бу хакта түбәндәге әңгәмәдә.
-Искәндәр, иң беренче сорауны шуннан башлыйк әле, медицина өлкәсенә кереп китүең кайдан, ничек булды?
-Медицина, биология белән кечкенәдән кызыксындым. Бу мавыгуга әти белән әнинең югары белемле ветеринария табиблары булуы да йогынты ясагандыр. Мин үзем гади авыл малае. Олыязда башлангыч классларны тәмамлагач, әнием белән аның туган ягында, олы яшьтәге әбиебезне тәрбияләргә Әгерҗе районында яшәп торырга мәҗбүр булдык.Үсмер чорым шунда үтте. Әтием Ришат – ТР атказанган зоотехнигы (КФХ “Әхмәтов”та эшли -ред.) үзе дә башта медицина институтына керергә талпынып караган, нәтиҗәдә, барыбер ветеринария өлкәсен сайлаган. Бертуган абыем та табиб белгечлеге алды, хәзер республика клиник хастаханәсенең эндоскопия бүлегендә эшли. Үзем медицина көллиятен тәмамлагач, 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең кан тамырлары хирургиясе бүлегендә урта медицина хезмәткәре (медбрат) булып эшкә урнаштым. Берүк вакытта Казанның физкультура һәм спорт институтының физик реабилитация факультетында белем алам. Коронавирус чорында “Кызыл зона”да эшләргә туры килде.
-Башлангычында аеруча куркыныч иде бу чир. Ул зонага керергә ничек тәвәккәллек иттең?
-Иң башта аның нәрсә икәнен беркем дә белмәде инде. Табигатем белән мин бик кызыксынучан һәм тәвәккәл кеше. Икеләнеп тору дигән нәрсә юк. Аннары безнең һөнәр ияләренә курку сыйфаты хас түгелдер ул. Күпвакыт салкын акыл белән эш итәргә туры килә. Укыганда иптәшләрем арасында каннан куркучылар да бар иде, чыгарылыштагы 25 кешенең 10сы гына үз белгечлеге буенча китте. Үзем дөрес һөнәр сайлаганмындыр дип уйлыйм, үкенмим. “Кызыл зона”да иң тәэсирләндергәне реанимациядә кислород битлеге астында ятучы 25-30 яшьлек кызлар-егетләр булгандыр. Аннары бу зонада ковид йоктырган авырлы хатын-кызлар бүлегендә дә эшләргә туры килде. Күбесенә психологик ярдәм дә таләп ителде. Иң мөһиме, авыр чакта кешедә терелүгә ышанычны бетермәскә, һәрвакыт яхшыга өметләндерергә кирәк иде.
-Искәндәр, сине сәяхәтче дип тә беләбез әле, ерак сәфәрләргә чыгып китәргә ничек вакыт табасың?
- Әйе тормышымны бу мавыгудан башка күз алдына да китерә алмыйм. Сәфәргә чираттагы ялымны алып чыгып китәм яки административ ял алам. Узган җәйдә Эльбрус тавына 5642 биеклеккә менеп үзем эшләгән хастаханә эләмен кадап кайттым. Быел февраль аенда Байкал күленә бардым. Әле һаман да аннан кайткан хис-кичерешләр белән тәэсирләнеп йөрим. “Рубин” футбол командасы җанатары буларак, Чечня, Ростов, Краснодар якларында булдым. Кавказ буенча да сәяхәт кылдым. Күбесенчә “дикарем” чыгып китәм. Гомумән, миңа экстремаль әйберләр ошый. Яшел Үзәндә 46 метрлы башнядан парапланда очканым, дайвер белән су астына төшкәнем бар. Ял вакытында ниндидер пляжда кызынып яту – минем өчен түгел. Киләчәктә хыялым Росиянең башка төбәкләрен өйрәнү һәм БДИ илләренең үзенчәлекле урыннары белән танышу. Әйтәсе килгәнем, кеше бер урында таптанып тормаска тиеш. Бигрәк тә яшьләр. Сәяхәт итү тормыштагы стрессларны җиңәргә дә ярдәм итә.
- Стресс дигәннән, хәзер кеше ниндидер курку халәтендә яши, илдәге тотрыксызлык да тәэсир итми калмыйдыр. Ничек сәламәт булып калырга? Булачак табиб буларак синең киңәшләрне дә ишетәсе килә.
- Күп хәрәкәтләнергә, көненә 7 мең адым йөрергә кирәк. Тапталган фикер булса да, тагын бер кабатлап әйтәм – тәмәке тарту, аракы эчү бик зыянлы! Кеше үз сәламәтлеген беренче чиратта үзе кайгыртырга бурычлы. Пациентларыбыз арасында 30-40 яшьлекләр дә бар, ни кызганыч, кайберләренең аяк-кулларын кисәргә мәҗбүр булабыз. Безгә күбесе соңгы чиктә килә. Аннары җылы яклардан кайталар, һава юллары аша 10-12 сәгатьлек сәяхәттән соң, тромбозлар барлыкка килә. Бик аяныч хәлләрне күрәбез монда. Кеше гадәти тормышта һәрвакыт профилактик тикшеренү узып торырга тиеш. Хәзер медицина бик алга киткән. Кайвакыт безнең бүлеккә бер үк кешеләр әйләнеп керә. Чөнки биргән даруларны эчмиләр, бездән чыккач терелдек инде дип сәламәтлекләренә кул селтиләр. Саба районыннан килүчеләр дә күп. Тагын өстәп шуны әйтәсем килә, иң мөһиме, кеше тормышта шөкер итәргә, булганның кадерен белеп яшәргә тиеш. Миһербанлылык, изге күңеллелек беренче урында булсын иде. Без табиблар – губка белән бер, кешеләрдән бик күп энергия җыябыз. Бик якты күңелле кешеләр була һәм тискәресе – негатив чәчә торган кешеләр. Пациент дәвалана да чыгып китә. Ә безгә алга таба эшлисе, дәвалыйсы, вәзгыятькә яраклашасы. Мин үзем аралашучан кеше. Ярдәм сорап килүчеләргә хәлемнән килгәнчә булышырга тырышам. Шуның белән дә үземә көч, эшкә дәрт аламдыр. Шулай да, безгә йомышыгыз төшмәсен иде инде, сәламәт булыгыз.
Әңгәмәдәш Илмира Галимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев