Салават Миңнеханов ни өчен клип төшергәндә елаган?
Татар эстрадасының зәвыклы пары Салават Миңнеханов белән Гүзәлем “Әнием” дип исемләнгән җырга клип төшерде. Клипның премьерасы Әниләр көне уңаеннан тәкъдим ителде.
“Күптәннән Салават белән дуэт буларак әниләребезгә багышланган җыр яздырасы килә иде. Композитор белән авторга җыр моңсу булмасын, позитив рухта язылсын дигән максат куйдык, чөнки әниләр турындагы җырларның күпчелеге моңсу. Үземнең репертуардагы “Әни, әни” җыры да салмак. Ә “Әнием” җыры, чынлап та, без теләгәнчә килеп чыкты, аранжировкасы да уңышлы булды. Позитив булса да, күңелгә үтеп керә торган җыр ул”, - ди Гүзәлем.
Клипта Салават белән Гүзәлемнең әниләре төшкән. “Әниләрне Казанга чакырып, клипны студиядә төшерү уе да бар иде. Ләкин без клипта чын тормышны күрсәтергә булдык. Миллионлаган карау җыйган клипларыбыз нәкъ менә авыл белән бәйле. Тәслия әбине белмәүче кеше юктыр. Ул клиплар ихлас күңелдән төшерелде. Халыкны әнә шул гадилек җәлеп итә”, - ди җырчы.
Шулай итеп, клипта Салават белән Гүзәлемнең әниләренә кайту, бертуганнар белән күрешү, җыелышу мизгелләре сурәтләнә. Клипта ике як әниләр дә үз өйләрендә күрсәтелә, алар үз йортлары белән яши. “Бу клип – гаиләбез өчен якты истәлек булачак, чөнки без аны иң якын кешеләребез белән төшердек. “Әни, әни” җырының клибында Салаватның әбисен – әнисенең әнисен төшергән идек. Кызганыч, ул хәзер мәрхүм, әле дә ярый клипта төшергәнбез”, - ди Гүзәлем.
“Клип төшергәндә нинди кызыклы хәлләр булды?” дип сорагач, “Салаватлар – гаиләдә өч малай. Аларны иркәләп үстермәгәннәр. Клипта Салаватның әнисен кочаклаган кадрлар бар. Ә тормышта кочаклашулар булса да, бик сирәк буладыр. Шушы күренешне төшергәндә, әни дә, Салават та елады. Клипны төшерүдә катнашучыларның да күңеле тулды. Һәм минем дә әнием белән төшергән күренештә күземә яшь тулды. Бу клип безне газиз кешеләребез белән якынайтты”, - диде Гүзәлем.
Клипның премьерасы Казанның зур сәүдә үзәгендәге кинотеатрда узды. Ни өченме? Салават белән Гүзәлемнең туганнары, дуслары һәм, гомумән, клипны күрергә теләүчеләр күп булу сәбәпле, премьераны зур мәйданда үткәрергә булганнар. “Башта зур экранлы концертлар залында оештырырга уйлаган идек, аннары кинотеатрда үткәрү кулайрак булыр дигән нәтиҗәгә килдек. Зур экран аша караганда, бөтенләй башка хис-кичерешләр. Тамашачыларны да чакырдык, араларында күңелләре тулып елаучылар да булды. Премьерадан соң рәхәтләнеп аралаштык, фотога төштек”, - диде Гүзәлем.
Моңа кадәр клип премьерасын мондый масштабта үткәрүче татар артисты юк иде әле. Гадәттә, барысы да премьераны йә телеканалда, йә социаль челтәрдә тәкъдим итә. Әмма клип премьерасын кинотеатрда тәкъдим итү - кызык тәҗрибә. Аннан соң бу клип кына карау түгел бит, иҗатыңны яратучылар белән аралашу мөмкинлеге дә. Афәрин, Миңнехановлар!
Эльвира Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев