Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Кара зонада 81 көн була

26 апрель – Радиация аварияләрендә һәм фаҗигаләрендә һәлак булганнарны искә алу көне.

Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогындагы шартлауга быел 35 ел тула. Әлеге һәлакәтне Бөек Ватан сугышыннан соң илебез өстенә килгән иң аянычлы вакыйгаларның берсе дип атарга мөмкин. Авариядән соң меңнәрчә чакрымнарга сузылган радиоактив зарарлану мәйданнарын чистарту эшләренә хәрби частьлар, илнең барлык төбәкләреннән белгечләр һәм эшчеләр җәлеп ителә. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан да уннан артык кеше катнаша. Чернобыльгә барып хезмәт итеп кайткан “ликвидатор”лар арасында Юлбат авылында яшәүче Нурмый абый Хафизов та бар.

“Сентябрь аенда олы улым белән комбайнда урып-җыюда эшләгән чак иде. “Уборка” да бетте, хәрби комиссариатка чакырып алдылар да, икенче көнне Теләче белән Сабадан 10лап кеше китеп тә бардык. Башта кая барасыбызны тиешенчә аңлап та бетермәгәнбез, юлга чыккач кына ачыкланды”, – дип искә ала ул шомлы елны ветеран.

Аларны Һәлакәт булган зонадан 65 чакрым ераклыктагы Иванков дигән кечкенә генә шәһәрчеккә алып киләләр, фин тибындагы казармага урнаштыралар. Нурмый абый йөк машинасында эшли башлый. Төп хезмәте – чистарту эшләренә кирәкле кораллар, сварка аппаратлары, запчастьлар ташу. Шулай ук кара зонада калган машиналарны алып чыгу. Техниканың эшкә яраклымы түгелме икәнлеген махсус прибор белән тикшерәләр, гамәлгә яраклыларын куркынычсыз җиргә алып чыгалар. Эштән чыккан машиналарны 40 чакрым ераклыктагы киртәләп алынган махсус җиргә – “отстойник”ка сөй­рәтәләр. “Эш төгәлләнгәч, до­зиметр белән машинадагы, үзебездәге нурланышның дозасын тикшерәләр иде. Өстәге бөтен киемне алыштырып, юынып чыкканнан соң гына ашарга барабыз. Үзем курка торган кеше түгел мин. Бер ияләнгәч, йөрисең икән инде ул. Нурланыш теге коронавирус афәте кебек – исе дә, тәме дә юк. Әмма сәламәтлеккә бик куркыныч. Аны ул вакытта аңлап та бетермәгәнбез инде. Чернобыльдән кайткач кына “кайтавазы” килде, кан басымы уйный башлады”,– дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем.

Нурмый абый кара зонада нәкъ 81 көн була. Үзе әйтүе буенча “дембельский аккорд”ка эләгеп, ягъни командование боерыгы буенча бер тапкыр башкарыла торган эшне үтәгәннән соң, увольнениегә эләгә. “Җи­мерек түбәгә менеп чистарту эшләрендә катнаштым. Башта бу эшкә ризалык биреп, өч җиргә кул куйдым. Заданиены 1 минут эчендә башкарып чыктым да, кайтырга приказ алдым”,- ди Нурмый абый. Әле яңа 47 яшен тутырган гаилә башлыгын өйдә ут йотып тормышы иптәше Рабига, өч баласы көтә. Коткару эшләре вакытында ул өйгә хат та юллап карый. Әмма язмача сәламе Юлбатка үзе белән бер вакытта кайтып җитә. Шомлы урыннан кайткач, Нурмый абый гадәти тормыш белән көн күрә башлый. Ликвидаторларга тиешле булган хокуклардан файдалана, 2006 елда Сабадан фатир да бирелә. Кызганычка каршы, моннан 15 ел элек тормыш иптәшен соңгы юлга озата. Бала хәсрәте дә кичерергә туры килә Нурмый абзыйга, Кукмарада яшәүче улы поезд астына эләгеп вафат була. Хәзер ул Юлбат авылында җыйнак кына йортында берьялгызы гомер кичерә. Улы белән кызы, оныклары гел хәлен белешеп, булышып торалар. Тормышыннан да бер дә зарланмый Нурмый абый. Бүген аңа 80 яшь. Җор телле, гәҗит укый, телевизор карый. Кирәк-ярагын кибеткә барып ала, үзенә тәмләп ашарга әзерли (армиядә үзләштергән пешекче һөнәре дә бар). Тормышны, кешеләрне яратуы да аңа, күрәсең, яшәргә көч бирә. 35 ел элек булган вакыйгаларны да ул артык искә алып, кәефен төшермәскә тырыша.

26 апрель, 1986 ел. Чернобыль АЭсында килеп чыккан һәлакәт нәтиҗәсендә тирә-якка якынча 190 тонна радиоактив матдәләр тарала. Белоруссия, Украина һәм Россиянең 150 мең квадрат километр мәйданы зарарлану зонасына эләгә. Чернобыльдә яшәүчеләр Хиросимадагы атом бомбасы шартлау белән чагыштырганда 90 тапкыр күбрәк нурланыш алалар. Авария нәтиҗәләре тәэсирендә 20 меңгә якын кеше, шул исәптән балалар вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев