Алинә МИННЕВӘЛИЕВА автор яңалыклары
-
КАВЫКТАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?
Өйдән чыгып китәр алдыннан син нәрсә эшлисең? Әлбәттә инде, көзгегә карыйсың. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Өс киемеңне рәтлисең, галстук/муенсаңны төзәтәсең, йөзеңә карыйсың. Барысы да тәртиптә кебек... Ләкин чәчеңдә бит кавык!!! Нишләргә?
-
ЮЛЛАРЫГЫЗ УҢ БУЛСЫН: ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ ӨЧЕН ТАТАРЧА КОТЛАУЛАР
Матур күлмәк, прическа, фотосессия, вальс бию… Болар барысы да чыгарылыш кичәләре белән ассоциацияләнә. Котлауларны онытырга ярамый! Чөнки ансыз кичәнең рәсми өлеше бармый. Ярдәмгә – «Ялкын» килә!
-
АВСТРАЛИЯ ГРИППЫ – ТҮБӘН КАМАДА?!
Бүген интернетта Түбән Кама шәһәрендә бер яшүсмердә австралия гриппы дигән яңа төрле авыру тапканнар, дигән хәбәр таралды. Тавык гриппы, дуңгыз гриппы дигәннәр турында ишеткән идек инде. Ә гриппның бу яңа төре турында әлегә кадәр бер ни ишеткән булмагач, куркуга төштек. Шул уңайдан “Ялкын” тиз генә сиңа бу авыру турында сөйләп китмәкче. Ни генә булса да – шуны онытма: белгечләр үзлектән дәваланмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә, кеше күп булган урыннарда сакланып йөрергә куша.
-
ГАШЫЙКЛАР КӨНЕ: НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?
“Егетләрнең йөрәгенә юл ашказаны аша”, дисәләр дә… Бу әйтемне кызларга карата да кулланып була. Кем генә тәмле итеп ашарга яратмый инде ул? Ә ризыкны, бөтен күңел җылысын кушып, сөйгәнең әзерләсәме? “Телне йотарлык булган бу!”, дия-дия ашамыйча хәлең юк! Кечкенә чакта иң кадерле бүләк – үз кулларың белән ясалганы, диләр иде. Бу сүзләр хәзер дә актуаль.
-
ТАТАР МАЛАЙ: «МИҢА «МЯМЛЯ» КЫЗ КИРӘКМИ ИДЕ»
Үз насыйбын тапканчы “Мин өйләнмәгән”, дип йөрсә, хәзер “Минем хатыным бар”, дип горурлана Татар малай. Өйләнү кешене үзгәрткәнен үз мисалында бик яхшы аңлаган беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов. Татар малайга өйләнү ничек тәэсир иткән? Аларның гаиләсендә нинди язылмаган кануннар бар? Ни өчен финанслар мәсьәләсен Ринат үз өстенә алган? Бу һәм башка сорауларга Татар малай үзе җавап бирде.
-
БДИда ЯҢАЛЫК: ЧИТ ТЕЛ МӘҖБҮРИ!
БДИ системасының мәҗбүри имтиханнар исемлегенә тагын бер предмет кереп утыруы ихтимал. Бу хәлгә шатланучылар да, көенүчеләр дә булмый калмас, билгеле. Әлеге тәкъдим илнең Мәгариф министры авызыннан яңгырагач, фаразлар чынбарлыкка әвереләчәген көт тә тор. Ольга Васильева бу яңалыкның кайчан тормышка ашырылачагын да әйтте – 2022 ел.
-
КАШ ЯСЫЙМ, ДИП, КҮЗ ЧЫГАРМА!
Эх, без, кызлар, көзге каршында басып торырга яратабыз да соң! Каядыр барырга кирәк булмаса, сәгатьләр буе бөтерелер идек, билләһи! Әнә, Британия галимнәре хатын-кызларның шундый сәләтенә шаккатып, тикшеренү дә уздырган. Алар әйтүенчә, хатын-кыз макияжга елына 91 сәгать (!) вакытын әрәм итә икән. Менә сиңа мә! Тик матурлык артыннан куып, артык мавыгып китүең бар. Болай булса, табигать биргән матурлыгыңнан да коры калуың бар. Әйе, дөрес аңладың, бүген матурлык серләре турында сөйләшәбез.
-
ГАДӘТИ ТҮГЕЛ МӘКТӘПНЕҢ ГАДӘТИ ТҮГЕЛ УКУЧЫЛАРЫ
Бу мәктәп башкалар өчен ябык булса да, биредә шундый ук гадәти укучылар укый, теләсә-кайсы мәктәптәге кебек үк төрле чаралар уза, сәламәт тормыш рәвешен алга сөрә. Сүз Казанның Левченко бистәсендә урнашкан Галләмов исемендәге республика девиант тәртипле балалар һәм яшүсмеләр өчен ябык типтагы махсус урта мәктәп турында бара.
-
КАГЫЙДӘЛӘРНЕ БЕЛСӘҢ – БАР ЮЛЛАР ДА АЧЫК
Юлга чыкканда боларны һәрберебез белеп торырга тиеш: автокресло гомерне коткара, махсус ябыштыргычлар сәламәтлекне саклый, мопед-скутерлар кызык та, куркыныч та. Ә хәзер – тәфсилләбрәк!
-
БАЛАЛАР ЯҢАЧА ЯЛ ИТӘЧӘК
Душ-бәдрәф бүлмәләре эчтә булган, заманча корпуслы лагерьларда ял итү турында кем генә хыялланмый икән?! Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов үзе үсмер чакта уңайлыклары урамда булган лагерьларда бер җәйдә 2-3әр сменада ял итсә дә, замана балаларының уңайлы шартларда ял итүен тели. Шуңа да киләсе 3-4 елда республикабыздагы лагерьларының барысында да капиталь ремонт уздырылачак.
-
WorldSkills: “БАРДЫК! КАТНАШТЫК! ҖИҢДЕК!”
Аларның җиңү алып кайтачагын без белдек! Сиздек. Тоемладык. Ышандык. Ә шәхси исәптә беренче урыннар алуы ул моның тагын бер кат дәлиле генә булды. «Кем турында шулай әйтәсең?», дисеңме? WorldSkills ярышларында Татарстан җыелмасы турында сүзем. Безнең республика командасы шундый дәрәҗәле ярышларда гомуми исәптә бөтен Россия буенча икенче урын алды бит.
-
300 БАЛЛ ТУПЛАГАН ГАЛИЯДӘН БДИ ТАПШЫРУ СЕРЛӘРЕ!
Өч БДИны 300гә якын баллга (төгәлрәк әйтсәк, 291гә) тапшырыр өчен вундеркинд булып туарга кирәкме? Юк. Моның өчен Яшел Үзәннең гади мәктәбендә уку, тырышып әзерләнү һәм… телефоннан Instagramның үзеннән-үзе югалуы да җитә. Әйе-әйе, Яшел Үзән шәһәренең 5нче номерлы мәктәбен тәмамлаган Галия Гарифуллина БДИга әзерләнгәндә, шундый хәлләр дә булган. Һәм, мин сиңа әйтим, бу ситуация аның имтиханга әзерлек вакытын тагын да арттырган.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН “ҺӘЙКӘЛ” КУЕЛАЧАК!
Дөресрәге, студентларга, һәм һәйкәл үк түгел – махсус стела. Ул Казанның «Яшьләр» скверы янында урнашачак. Әле күптән түгел генә республикабызның студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтенә багышланган стела макеты конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Нәкъ менә алар идеясе буенча яңа стела калкып чыгачак та инде!
-
«БЕР ТӘГӘРМӘЧЛЕ» САЛАВАТ /ФОТО, ВИДЕО/
«Хәзер булам!» КФУның бакчасында очрашырга сүз куешкан егеттән телефоныма шундый хәбәр килеп төште. Ике күземне тутырып, бер тәгәрмәчле велосипедта йөргән егетне көтә башладым. Озак та тормады, килеп чыкты! Менә ул, үзе бер тәгәрмәчле сәпиттә җилдерә, йөзе балкый, әйләнә-тирәдәгеләргә позитив өләшә! Казан музыка көллиятенең 1нче курсын тәмамлаган Салават Баһаветдинов унициклсыз урамга чыкмый хәзер.
-
Гүзәл Яхина: «Әби белән бабамның йорты минем өчен зур дөнья булды» (ИНТЕРВЬЮ)
«Зөләйха күзләрен ача» романы белән Татарстан, Россияне генә түгел, дөньяны шаулаткан язучы Гүзәл Яхинаны Россиянең яңа тарихында иң якты дебютант, диләр. Әле шушы көннәрдә генә язучы Казанда яңа китабын тәкъдир итте. «Дети мои» дигән роман табадан төште.