Инсаф Гайнуллин автор яңалыклары
-
Газ хезмәткәре елга бер килергә мөмкин, ә башка вакытта кем җаваплы?
Былтыр Татарстанда сөрем газыннан 31 кеше агуланган. Быелның ике аенда Татарстанда 39 куркыныч очрак теркәлде. Чистай һәм Бөгелмә районнарында исә кешеләр һәлак булды. Бөтен ил өчен куркыныч проблемага әверелгән мәсьәләне хәл итү турында “Татар-Информ” агентлыгында узган очрашуда сөйләштеләр.
-
Күзләремә бер каравы җитә. Интернеттан дәва шифа бирәме?
Россиядә инде бер елдан артык телемедицина турында закон эшләп килә. Ягъни мәсәлән, өйдән чыкмыйча гына, интернет ярдәмендә табиб белән аралашып, дәваланырга мөмкинлек бирә әлеге закон. Нәтиҗәдә медицина хезмәте күрсәтүнең бу яңа төре җәмгыятьне һәм табибларны ике ярга бүлде: кемдер заманча ысулны хуплый һәм алга китешен көтә, кемдер катгый рәвештә каршы төшә.
-
Бураннар тына, әмма озакка түгел
Татарстан халкы үзен соңгы атнаны Кара диңгез буенда яшәгән кебек хис итте. Чөнки республикабызга нәкъ Кара диңгездән циклон килеп, үзен хуҗа итеп күрсәтте. Машина белән йөрү түгел, җәяү дә узып булмаслык иде шәһәр урамнары, авылныкы турында сүз дә кузгатып тормыйбыз инде.
-
"Гармунга карамагыз – татар аны үз итсә дә, ул милли була алмый”
Уйныйм дисәң, татарның милли уен коралы калмаган, музыкаль дәресләр бирергә укытучысы юк, көй язарлык профессиональ композиторлары да бармак белән генә санарлык. “Казан” милли мәдәният үзәгенең күргәзмәләр залында “Татарстан – Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары советы утырышы кысасында узган “Татарстан республикасы музыкаль сәнгатен үстерү концепциясе турында”гы ”түгәрәк өстәл”, көтмәгәндә-уйламаганда, милли мәсьәләләрдә шундый хилафлыклар барлыгын ачыклады.
-
“Сынап та карады безне бу балалар”
Календарьга күз салсаң, нинди генә бәйрәм һәм даталар юк. Моңарчы мин балаларга кагылышлы 1 июньне генә белә идем. Баксаң, ноябрьдә – Ятим балалар көне дә, декабрьдә исә Асрамага алынган балалар көне дә бар икән. Шуларны белгәч, үз башымнан үткәннәрне кабат искә төшердем. Уллыка бала алу маҗаралары ул.
-
Яшь ана үзенең баласын үтерергә теләгән?
Чистайда яшәүче 23 яшьлек Ангелина Кобзева өч яшьлек баласын үтерергә теләп, авыр тән җәрәхәтләре ясаганы өчен суд тарафыннан 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аллага шөкер, табиблар кызчыкны саклап кала алдылар. Бүген аның яшәү урыны – балалар йорты.