Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күзләремә бер каравы җитә. Интернеттан дәва шифа бирәме?

Россиядә инде бер елдан артык телемедицина турында закон эшләп килә. Ягъни мәсәлән, өйдән чыкмыйча гына, интернет ярдәмендә табиб белән аралашып, дәваланырга мөмкинлек бирә әлеге закон. Нәтиҗәдә медицина хезмәте күрсәтүнең бу яңа төре җәмгыятьне һәм табибларны ике ярга бүлде: кемдер заманча ысулны хуплый һәм алга китешен көтә, кемдер катгый рәвештә каршы төшә.

Җәмәгатьчелек фикерен белер өчен, махсус сораштыру да үткәргәннәр. Рес­пон­дентлар арасында алтмыш яшь тирәсен­дәге­ләр һәм аннан да өлкән­рәк­ләр әле­ге ысулны хупламый. Бе­рен­че­дән, күбесе заманча техно­ло­гияләр бе­лән дус түгел, икен­чедән, читтән торып дәва­лауга ышанмый. “Ничек инде күз­гә-күз карамый, сөйләшми генә ниндидер диагноз куеп дәвалау мөмкин?” – дигән сорау бирә алар. Ә урта буын һәм яшьләр әлеге ысулны кабул итә, һәм сораштыручылар арасында аннан актив файдаланучылар да бар икән. “Мин интернет ярдәмендә генә дөньякүләм танылган табиблар белән ара­лашып, алар­дан киңәш ала алам, чөн­ки шәхсән оч­рашыр өчен финанс мөм­кин­лек­ләрем чикле”, – дип аңлата күбесе үз позициясен.


Тагын өченче төркем дә бар: алары беренче консультацияне табиб белән очрашып, булачак дәвалану про­цес­сын исә интернет ярдә­мен­дә үткәрү яклы. Нәкъ шул вариант законда да яктыртылган.


Хәзер технология һәм мәгълүмат заманы, шуңа күрә барысы да тиз үзгәрә, бер яңалыкка икенчесе өс­тәлә, җиһазлар алышынып тора. Читтән торып опе­ра­цияләр ясаучы Винчи исемле робот та барлыкка килгән инде. Ә ЭКГ ясаучы, кан басымын үл­чәүче, экс­пресс-ана­лизлар ясаучы акыллы сә­гать­ләр, гаджетлар турында әйтеп тә торасы юк. Алар гадәти көн­кү­решкә әве­ре­леп бара. Тора-бара телемедицина өлкәсе тагын да киң­рәк колач алачак. Чөн­ки аны интернет, чел­тәр­ле элемтә операторлары алга сөрә һәм үз эш­чән­легенең төп юнә­леше дип саный.


Сүз уңаеннан, Америкада читтән торып медицина хезмәте күрсәтү тармагы ин­де ун ел дәвамында уңыш­лы гына эшләп килә. Һәм елдан-ел үсеш алып, тернәкләнә генә бара. “Бү­ген амбулатор мөрәҗә­гать­ләр – 70 процентка, урыннар саны – 19, ә поликлиникалар саны 26 процентка кимегән”, – дип сөйли пациентларны яклау лигасы пре­зиденты Александр Саверский.


Безнең поликлиникалар халыктан, чиратлардан тончыга, табибларның эшен җи­ңеләйтү өчен, әлеге ысул файдалы булыр иде дип саный кайбер бел­гечләр. Табибка чират көт­кәндә: “Мин бер генә минутка, миңа сорарга гына”, – дип кабинетка кереп китүчеләр, ай-һай, ничек нервыга тия. Юкса алар әлеге соравын шул ук интернет аша гына бирә алырлар иде. Шулай ук гади  салкын тию белән дә дистанцион рәвештә көрәшеп буладыр. Беркем­гә дә сер түгел: таныш табибы булганнар инде күптән шулай читтән торып дәва­ла­нуны хуп күрә. Шалтыратып, симптом­нарыңны әй­тә­сең дә, таны­шың сиңа үз киңәшләрен бирә. Ә хәзер исә әлеге ысул рәсми­ләш­терелгән була һәм аңа караш та җитдирәк булачак. Һәр шундый мөрәҗәгать теркәлеп, башкарылган эш нәтиҗәләре күзәтелеп барылачак. Билгеле инде, әле­ге практика белән тәҗ­ри­бәле табиблар гына шө­гыль­лә­нергә тиеш. Закон да шуны таләп итә. Тагын шунысы бар: әлеге төр хез­мәт­не те­ләсә нинди медицина үзәге күр­сә­тә алмый. Закон­ның монда – үз та­ләп­ләре. Табиблар махсус тер­кәлү узарга тиеш.


Татарстанда, мәсәлән, телемедицина төре белән Чаллыдагы Кама балалар ме­­дицина үзәге актив шөгыльләнә икән.


“Бездә әлеге төр меди­ци­наның аерым бер ысулы гына кулланыла. Бик авыр хәлдәге баланы, мәсәлән, без, аптыратып, аңа авырлыклар тудырып, Казанга яисә Мәскәүгә алып бармыйбыз, читтән торып кына күрсә­тәбез. Әлеге форматта авыру баланы иң югары квалификацияле, иң алдынгы табиблар карый, аңа үз ки­ңәш­ләрен бирә ала, – ди үзәк җитәкчесе Наталья Наговицина. Әмма мин үзем дә бу төр хезмәт күрсәтүгә сак карыйм, минемчә, авыру һәм табиб тандемы җан­лы аралашу форматында булырга тиеш. Ә инде дистанцион аралашу авыру станционарда ятып чык­кач, тер­нәкләнү бары­шын­да гына башкарылырга тиештер”.


Ни дисәң дә, әлеге төр­нең үз уңайлыклары бар. Мәсәлән, ашыгыч, тиз карар чыгарырга кирәк булган вәзгыять туганда, яисә авыру  янына барып җитә алмаслык шартлар булганда.


Кайчандыр табиблар үз өстәлләренә компьютер урнаштыруга да каршы иде­. Хәзер заманалар үзгә. Медицина хезмәт­кәр­ләре дә, бе­лемнәрен арттырып, тәҗ­ри­бәләрен туплап, яңа төр хез­мәтләрне үзләш­терергә мәҗ­бүр. Бүген дө­рес диагноз кую һәм дә­ва­лану процентлары бер­мә-бер арта бара. Тик шулай да, табиб белән очрашып, аңа үз моң-зарла­рың­ны сөй­ләү үзе бер шифа бирә, төрле дару-укол­лар­дан әй­бәтрәк ярдәм итә шул.

Фото: https://pixabay.com | rawpixel

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев