Акыллы булдыксызлык буламы?
Белгечләр россиялеләрнең өчтән беренең китапны гомумән кулына тотып карамавын, укымавын әйтә. Биредәге халыкның күпчелегенә кешене акыллырак итүче күптеллелек тә янамый – телләр белән бәйле вәзгыять илдәге төп халыкның чит телләрне (хәтта инглиз телен дә) өйрәнергә атлыгып тормавын күрсәтте. Без әле тагын – гыйлем, аң һәм акыл белән беркетелмәгән күп меңләгән псевдодипломнар ватаны да.